+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
3 Августа , 09:35

Башкортстан һәм Үзбәкстан бизнес-форумы узачак

Үзбәкстан делегациясе эшкуарлык өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алышу өчен Башкортстан башкаласына киләчәк. Бу хакта 3 августта видеоэлемтә режимында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров һәм Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе хокимы Зойир Мирзаев үткәргән эшлекле киңәшмәдә сүз барды.

Башкортстан һәм Үзбәкстан бизнес-форумы узачакБашкортстан һәм Үзбәкстан бизнес-форумы узачак
Башкортстан һәм Үзбәкстан бизнес-форумы узачак

Сәфәр кысаларында Уфада «Башкортстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасы хезмәттәшлеген алга таба киңәйтү» бизнес-форумы узачак. Анда Үзбәкстанның 110 химия, мебель, текстиль һәм азык-төлек сәнәгате предприятиеләре, шулай ук төзелеш материаллары индустриясе һәм агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашыр дип планлаштырыла. Башкортстаннан эшлекле чарага 100 компания җитәкчесе киләчәк.

Аннары киңәшмәдә агросәнәгать комплексында, сәүдәдә, туризмда, мәгарифтә, мәдәнияттә һәм спортта уртак проектларны гамәлгә ашыруның барышы турында фикер алыштылар. Өстенлекле инициативалар арасында - «Бекабад» технопаркын төзү, аның территориясендә Башкортстан резидентлары эшләргә тели.

Үзбәкстан ягы хәбәр иткәнчә, белгечләр территорияне үстерү буенча мастер-план әзерләгәннәр. Якын арада Башкортстан компанияләре белән беренче инвестицион килешүләр төзергә планлаштыралар.

Кунакханә бизнесы һәм көнкүреш техникасы җитештерү өлкәсендә уртак проектлар да әзерлек стадиясендә. Моннан тыш, быел Башкортстанга Үзбәкстанның туристлык бизнесы вәкилләре киләчәк.

Яклар спорт тармагында көрәш буенча масштаблы ярышлар оештырырга ниятли. Киңәшмәдә аларны киләсе көздә Уфадагы көрәш сарае мәйданчыгында уздырырга килештеләр.

Башкортстанда уртак эшне алга таба координацияләү өчен Ташкент өлкәсе вәкиле эшли башлаячак. Зойир Мирзаев бу вазыйфага Ташкент өлкәсенең инвестицияләр, сәнәгать һәм сәүдә Идарәсе башлыгының беренче урынбасары итеп Умиджон Убайдуллаевны билгеләргә тәкъдим итте.

Төбәк хокимы шулай ук Башкортстан делегациясен Ташкент өлкәсенә чакырды. Радий Хәбиров бу инициативаны хуплады һәм сәфәрнең көзгә планлаштырылуын билгеләп үтте.

Фото: glavarb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас