+17 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
6 Августа , 16:08

Инвестиция сәгатендә яңа проектлар хупланды

Башкортстанда терлекчелек, сәнәгать һәм хезмәтләр күрсәтү өлкәләренә инвестицияләр җәлеп ителә.

Инвестиция сәгатендә яңа проектлар хупландыИнвестиция сәгатендә яңа проектлар хупланды
Инвестиция сәгатендә яңа проектлар хупланды

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән «Инвестиция сәгате» утырышында авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм хезмәт күрсәтү өлкәләрендәге берничә яңа инвестиция проекты хупланды.

Ярмәкәй районындагы «Семёно-Макарово» терлекчелек комплексы киңәйтеләчәк. 399 миллион сумлык проект кысаларында өч яңа сыер абзары төзелә. Нәтиҗәдә савым сыерлары саны 3 800 башка җитәчәк, ә еллык сөт җитештерү күләме 46 мең тоннага кадәр артачак. Проектка өстенлекле статус бирелде.

Стәрлетамакта 195 миллион сум инвестиция белән "Rostic’s" һәм «Сыроварня» рестораннары төзү дә хупланды. Алар ачылгач, 65 яңа эш урыны булдырылачак.

Иглин районында «БашЛидерГрупп» компаниясе 325 миллион сумлык металл конструкцияләр җитештерү комплексы төзергә планлаштыра. Яңа предприятие 25 кешене эш белән тәэмин итәчәк.

Моннан тыш, Ишембайда «Дуслык» юл буе сервис комплексы һәм Чишмә районында «Сосны» туристик базасы төзелеше дә өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертелде.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

Фото: glavarb.ru

Автор:Денис Таваев
Читайте нас