Бүген Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының федераль реестрына Башкортстанның 31 сәнәгать кластеры кертелгән. Соңгы дүрт елда аларның саны алты тапкырдан күбрәккә арткан — 2022 елда 5тән бүгенге көнгә 31гә кадәр.
- Үзара бәйле предприятиеләр кооперациясе ярдәмендә технологик прогрессны тизләтүдә һәм җитештерү процессларын оптимальләштерүдә сәнәгать кластерлары төп роль уйный. Бүгенге көндә бездә 31 преференциаль территория эшли. Шул ук вакытта Башкортстан, гадәттәгечә, илдә кластер үсеше дәрәҗәсе буенча алдынгы позициядә тора, — дип билгеләп үтте Премьер-министр.
Бу чорда кластерларда катнашучы предприятиеләр саны ун тапкыр диярлек арткан - 37дән 355 компаниягә кадәр. 2025-26 елларда гына да республикада җиде яңа сәнәгать кластеры төзелде.
Фото: pravitelstvorb.ru