+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
13 Августа , 14:00

Сибайда металлургия һәм тау тармагын үстерү турында фикер алышачаклар

14 августта «Урал аръягы-2026» бөтенрусия инвестицион сабантуе кысаларында «Стратегик ресурслар һәм җиңү икътисады: металлургия һәм тау сәнәгатенең роле» темасына "түгәрәк өстәл" узачак.

Сибайда металлургия һәм тау тармагын үстерү турында фикер алышачакларСибайда металлургия һәм тау тармагын үстерү турында фикер алышачаклар
Сибайда металлургия һәм тау тармагын үстерү турында фикер алышачаклар

Фикер алышуда дәүләт хакимияте органнары, металлургия һәм тау сәнәгате предприятиеләре вәкилләре, тармак экспертлары һәм Урал металлургия-тау сәнәгате форумын оештыручылар катнашачак.

Катнашучылар Башкортстанның металлургия һәм тау сәнәгате комплексын үстерүнең төп юнәлешләре, Урал металлургия-тау сәнәгате форумы нәтиҗәләре һәм 2027 елда аның икенче этабын үткәрү буенча тәкъдимнәр турында фикер алышачаклар.

Башкортстанның тау сәнәгате комплексы ассоциациясен төзү һәм 2026–35 елларга тармакның кадрлар потенциалын үстерү программасын формалаштыру төп темаларның берсе булачак.

Чара кысаларында Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның һәм Башкортстан Сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас