+11 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 Августа , 14:27

Башкортстанда яңа инвестиция проектлары тәкъдим ителде

Сибайда узган инвестиция сабантуенда туризм, сәнәгать һәм кулланучылар базарын үстерүгә юнәлтелгән килешүләр төзелде.  

Башкортстанда яңа инвестиция проектлары тәкъдим ителдеБашкортстанда яңа инвестиция проектлары тәкъдим ителде
Башкортстанда яңа инвестиция проектлары тәкъдим ителде

Сибайда узган VIII Бөтенрусия инвестиция сабантуе «Урал аръягы-2026» кысаларында Башкортстанның төрле тармакларында яңа проектларны гамәлгә ашыру турында берничә килешүгә кул куелды.

Туризм өлкәсендә өч эре проектка инвестицияләрнең гомуми күләме 25 миллиард сум тәшкил итәчәк. Салават районында «Тын Тау» премиум-спа-отелены, «Урал энҗесе» күпфункцияле курортын һәм «Юрюзань рухы» этномәдәни үзәген төзү планлаштырыла. Өч проект нәтиҗәсендә барлыгы 501 яңа эш урыны булдырылачак.

Белорет районында эластик пенополиуретан (поролон) җитештерү предприятиесен булдыру проекты буенча да инвестиция ниятләре турында килешү төзелде. Проектка 190 миллион сум инвестиция кертү һәм 15 эш урыны булдыру күздә тотыла. Җитештерүне 2026–30 елларда гамәлгә ашыру планлаштырыла.

Кулланучылар базары өлкәсендә дә ике проект буенча килешү төзелде. Уфа районында медицина товарларын саклау өчен склад комплексы төзүгә 125 миллион сум, ә Белоруссиянең азык-төлек товарларын саклау һәм төбәк кибетләренә җибәрү өчен склад булдыруга 50 миллион сум инвестиция кертү планлаштырыла. Проектлар нәтиҗәсендә барлыгы 44 эш урыны булдырылачак.

Сабантуйда шулай ук Башкортстан Кубогы – бизнес белән идарә итү һәм стратегия буенча чемпионат старт алды. Анда дәүләт һәм бизнес өлкәсеннән 17 команда катнаша. Ярышлар нәтиҗәсендә ике җиңүче – һәр лигада берәр команда билгеләнәчәк. Алар Башкортстанны агымдагы елның көзендә Global Management Challenge илкүләм финалында тәкъдим итәчәк.

 
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102
Автор:Денис Таваев
Читайте нас