Документка Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов һәм «Эко-Сити» җәмгыяте генераль директоры Әмир Ягафаров кул куйды.
Проектка инвестицияләр күләме 500 миллион сум тәшкил итәчәк. Аны гамәлгә ашыру Ишембай районында дәвам итә. Предприятиедә елына 36 мең тоннага кадәр калдыкны компостлаштыру һәм 40 мең тоннага кадәр RDF-ягулык җитештерү куәтләре булдырыла.
- Сүз калдыкларны алга таба хуҗалык әйләнешенә җәлеп итәргә һәм аларны эшкәртүгә яңа алымнар формалаштырырга мөмкинлек бирә торган заманча инфраструктура булдыру турында бара. Республика өчен инвестиция проектларының икътисади нәтиҗә генә биреп калмыйча, территорияләрне үстерүнең конкрет бурычларын да хәл итүе мөһим», — дип билгеләп үтте Рөстәм Моратов.