+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
14 Августа , 13:14

Юл буе сервисы үсештә

14-15 августта Сибайда узган "Урал аръягы" VIII Бөтенрусия инвестиция сабантуе эшлекле программасы кысаларында Башкортстан территориясендә юл буе сервисын үстерү өлкәсендәге инвестиция проектын гамәлгә ашыру турында ниятләр килешүе имзаланды.

Юл буе сервисы үсештәЮл буе сервисы үсештә
Юл буе сервисы үсештә

Проектның инвестицияләр күләме 53 млн сум тәшкил итә. Килешүгә Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәтләр министрлыгы һәм «ГРИНФИЛД+» җәмгыяте кул куйды.

- Кушнаренко районында заманча юл буе комплексы төзү - трассаларыбызда хезмәт күрсәтү сыйфатын күтәрүдә мөһим адым. Без туристлар агымының һәм эшлекле активлыкның артуын күрәбез, шуңа күрә сәяхәтчеләр һәм автомобиль йөртүчеләр өчен уңайлы шартлар булдыру — өстенлекле бурычларның берсе. Әлеге проект юл буе инфраструктурасын яхшыртып кына калмыйча, районда кече эшмәкәрлек үсешенә дә этәргеч бирәчәк, — дип ассызыклады Башкортстанның сәүдә һәм хезмәтләр министры Константин Климин.

Проектның социаль нәтиҗәсе 25 яңа эш урыны булдырудан гыйбарәт. Проектны гамәлгә ашыру вакыты — 2026–2031 еллар.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: проект Башкортстан Инвестиция комитеты утырышында каралды һәм республиканың өстенлекле инвестиция проектлары исемлегенә кертелде.

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас