+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
16 Августа , 12:10

Башкортстанда төзелеш материаллары җитештерү комплексы булдырылачак

«Урал аръягы-2026» инвестиция сабантуенда 470 миллион сумлык проект буенча килешү төзелде.

Башкортстанда төзелеш материаллары җитештерү комплексы булдырылачакБашкортстанда төзелеш материаллары җитештерү комплексы булдырылачак
Башкортстанда төзелеш материаллары җитештерү комплексы булдырылачак

VIII Бөтенрусия инвестиция сабантуе «Урал аръягы-2026» кысаларында төзелеш материаллары җитештерү комплексын булдыру турында инвестиция ниятләре килешүенә кул куелды.

Проектка 470 миллион сум инвестиция кертү планлаштырыла. Комплекс үзенең склад һәм логистика инфраструктурасына ия булачак. Анда товар бетоны, төзелеш эремәләре, коры катнашмалар, тимер-бетон эшләнмәләр һәм металл конструкцияләр җитештереләчәк. Шулай ук әзер продукцияне тәкъдим итү һәм сату өчен сәүдә үзәге төзү каралган.

Проектны 2026–2037 елларда гамәлгә ашыру планлаштырыла. Төзелешне 2027 елның икенче кварталында башлау, ә 2033 елның дүртенче кварталында тәмамлау күздә тотыла. Нәтиҗәдә 53 яңа эш урыны булдырылачак.

Шул ук вакытта сабантуй кысаларында тау-казылма сәнәгате өчен кадрлар әзерләү мәсьәләсенә багышланган панель сессия дә узды. Катнашучылар тармак предприятиеләренең белгечләргә ихтыяҗын, яшьләрне һөнәри юнәлеш бирүне һәм белгечләрне республикада ныгытып калдыру юлларын тикшерде.

Беренче вице-премьер – Башкортстанның Икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов сүзләренчә, тау-геология белгечлекләренә кызыксыну уятудан алып профильле уку йортларына керүгә кадәр өзлексез әзерлек системасын үстерү мөһим.

Башкортстан мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итүенчә, республикада урта һөнәри белем бирү программаларын гамәлгә ашыручы 90 колледж һәм 43 филиал эшли. 2025 елда колледжларга кабул итү өчен контроль саннар 2 мең урынга арттырылган, шул исәптән Урал аръягындагы уку йортларына 300 бюджет урыны өстәлгән.

Сессиядә тау-казылма предприятиеләре һәм Сибай, Учалы һәм Акъярдагы мәгариф оешмалары вәкилләре катнашты. Алар тармак ихтыяҗларын исәпкә алып белгечләр әзерләү һәм яшьләрне Урал аръягында эшкә җәлеп итү мәсьәләләрен тикшерде.

"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102

 
 
 
Автор:Денис Таваев
Читайте нас