

Соңгы елларда Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүгә аеруча зур игътибар бирелә. Республикада бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар булдыру, эшкуарларга финанс һәм финанс булмаган ярдәм күрсәтү, яңа эш урыннары булдыру һәм инвестицияләр җәлеп итү юнәлешләрендә системалы эш алып барыла. Бу чараларның нәтиҗәсе республика икътисадының төрле күрсәткечләрендә ачык чагыла.
– Кече һәм урта бизнес — икътисадыбызның таянычы. Аңа тулай төбәк продуктының өчтән бер өлеше туры килә. Һәм иң мөһиме — барлык авырлыкларга һәм сынауларга карамастан, республикада бу өлкәдә үсеш дәвам итә, – диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
2025 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлык субъектларының саны 151 меңгә якынлашкан. Бу күрсәткеч республикага Русия Федерациясе төбәкләре рейтингында бер баскычка күтәрелергә мөмкинлек биргән. Нәтиҗәдә, Башкортстан ил күләмендә – 9нчы урынны, ә Идел буе федераль округы төбәкләре арасында 2нче урынны алган.
Кече һәм урта бизнес субъектлары санының үсеш темпы 6,4 процент тәшкил иткән. Бу күрсәткеч уртача ил һәм федераль округ дәрәҗәсендәге темплардан югарырак. Димәк, республикада эшкуарлык мохите актив үсеш кичерә, ә бизнесны башлап җибәрү һәм аны киңәйтү белән кызыксынучылар саны елдан-ел арта.
Кече һәм урта эшкуарлык секторында бүген 653 мең кеше эшли. Узган ел белән чагыштырганда, бу 9,3 процентка күбрәк. Кече һәм урта бизнесның хезмәт базарындагы роле шулай итеп тагын да көчәя: ул халыкны эш белән тәэмин итүнең мөһим чыганакларының берсенә әверелә, яңа эш урыннары булдырырга һәм республика шәһәрләре һәм районнарының икътисади активлыгын арттырырга ярдәм итә.
Аерым игътибар үз-үзенә эшләүчеләр санының сизелерлек артуына лаек. 2025 елда аларның саны 30 проценттан да күбрәккә арткан һәм 343,6 мең кешегә җиткән. Бу күрсәткеч халык арасында мөстәкыйль хезмәт эшчәнлегенә, үз бизнесын башлап җибәрү һәм шәхси керем чыганакларын үстерү белән кызыксынуның югары булуын күрсәтә.
Кече бизнесның республика бюджетына керткән өлеше дә елдан-ел арта. Махсус салым режимнары буенча кече бизнеска бәйле салым керемнәре 24 миллиард сумнан артып киткән. Бу, бер ел элекке күрсәткеч белән чагыштырганда, 11 процентка күбрәк. Шулай итеп, кече һәм урта эшкуарлык икътисади активлык чыганагы гына түгел, ә төбәк бюджетының керем өлешен формалаштыруда да мөһим роль уйный.
Финанс һәм институциональ ярдәм
Кече һәм урта бизнесның мондый динамик үсешен дәүләтнең системалы ярдәм чараларыннан башка күз алдына китерү кыен. Эшкуар өчен финанс ресурсларына керү мөмкинлеге, кредит алу шартлары, инвестиция проектларын гамәлгә ашыруда ярдәм һәм бизнесны киңәйтү өчен кирәкле инструментларның булуы аеруча мөһим. 2025 елда Башкортстан эшкуарларына күрсәтелгән ярдәмнең гомум күләме 2,3 миллиард сумнан арткан. Бу чаралар бизнеска үз эшчәнлеген саклап калырга гына түгел, ә яңа проектлар башларга, җитештерүне киңәйтергә, техника һәм җиһазлар сатып алырга, өстәмә эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирә. Төбәкнең гарантия оешмасы тарафыннан 198 поручительство бирелгән. Аларның гомум күләме 1,4 миллиард сум тәшкил иткән. Әлеге механизм ярдәмендә эшкуарлык субъектлары 3,1 миллиард сум күләмендә кредит ресурсларын җәлеп итә алган. Бу, аеруча, җитәрлек залог базасы булмаган, әмма перспективалы бизнес-проектлары булган эшкуарлар өчен мөһим ярдәм чарасы булып тора.
Микрокредит компаниясе дә кече бизнес өчен финанс мөмкинлекләрен киңәйтүне дәвам итә. МСП.РФ платформасында “2025 елның санлы лидеры” исеменә лаек булган әлеге оешма 274 ташламалы займ рәсмиләштергән. Аларның гомум күләме 646,7 миллион сумга җиткән. Бу инструментларның әһәмияте шунда: кече эшкуарлык өчен зур күләмдәге банк кредитларына керү һәрвакытта да җиңел түгел. Ташламалы микрофинанслау һәм гарантия механизмнары исә бизнеска финанс ресурсларын тизрәк һәм уңайлырак шартларда җәлеп итәргә ярдәм итә.
Башкортстанда аерым һәм уникаль урынны Төбәк лизинг компаниясе алып тора. Лизинг программаларының өстенлеге — эшкуарга зур чыгымнарны берьюлы күтәрмичә, бизнес өчен кирәкле төп фондларны яңартырга мөмкинлек бирү. Компания тәкъдим иткән продуктларның ассортименты да шактый киң: җиһазлардан башлап махсус техникага, автобусларга һәм хәтта кече авиация чараларына кадәр. Шул ук вакытта партнерлык, ягъни ислам финанславы продуктлары да актив үсеш ала. Хисап чорында “Мөсәвәмә” продукты буенча беренче килешү уңышлы төзелгән. Бу республикада бизнесны финанслауның яңа һәм альтернатив механизмнарын үстерүгә кызыксыну зур булуын күрсәтә. Мондый инструментлар эшкуарлар өчен финанслау мөмкинлекләрен киңәйтергә һәм төрле бизнес-модельләргә яраклашкан яңа карарлар тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә.
Эшкуар, маркетинг стратегы, “Говорят Великие” мәгариф проектына нигез салучы Алексей Шишкин республикада бу өлкәдә эш системага салынган дип белдерә.
– Системаның ни рәвешле оештырылуы бик мөһим: ул никадәр аңлаешлы, тиз һәм кеше өчен уңайлы. Кеше республикада аны проблемалары белән ялгыз калдырмаячакларына ышанганда гына эшкуарлыкка килә. Башкортстан — кече бизнес өчен бердәм экосистема формалаша торган төбәкләрнең берсе. Лизинг компаниясе, гарантия фонды, микрокредит оешмасы — болар барысы да формаль рәвештә генә булдырылган инструментлар түгел, ә чыннан да эшли торган ярдәм механизмнары, – дип билгеләде ул.
“Минем бизнес” үзәге
Эшкуарлыкны үстерүдә финанс ярдәме генә түгел, ә мәгълүмати, консультацион һәм белем бирү инфраструктурасы да зур әһәмияткә ия. Бу юнәлештә “Минем бизнес” үзәге мөһим роль уйный.
2025 елда үзәк тарафыннан 8 меңнән артык консультация хезмәте күрсәтелгән. Шулай ук 416 төрле чара уздырылган. Муниципаль районнарга мобиль офис 30 тапкыр чыккан. Мондый эш форматы аеруча мөһим, чөнки эшкуарлык инфраструктурасы республика башкаласында гына түгел, ә муниципаль территорияләрдә дә үсәргә тиеш. Мобиль офислар ярдәмендә эшкуарлар үзләренә якын урында кирәкле консультация һәм ярдәм ала, дәүләт ярдәме чаралары турында мәгълүмат белән таныша һәм бизнесны үстерү өчен мөмкин булган инструментларны өйрәнә.
2025 елда шулай ук 10 белем бирү программасы тормышка ашырылган. Аларда 559 кеше катнашкан. Мондый программалар башлап җибәрүче эшкуарларга бизнес алып бару нигезләрен үзләштерергә, үз проектларын дөрес планлаштырырга, финанс һәм маркетинг мәсьәләләрендә белемнәрен арттырырга ярдәм итә.
“Бизнес өчен мохит” проекты да актив үсеш алган. Аның кысаларында 15 очрашу үткәрелгән, ә катнашучылар саны 500 кешегә җиткән. Мондый мәйданчыклар эшкуарларга тәҗрибә уртаклашырга, актуаль проблемалар турында фикер алышырга һәм үзара хезмәттәшлек өчен яңа мөмкинлекләр табарга шартлар тудыра.
Бизнес-шерифлар институты һәм кире элемтә
Республикада уңайлы эшлекле мохит формалаштыруда бизнес-шерифлар институты да мөһим урын алып тора. Аның төп максаты — эшкуарларның проблемаларын урыннарда тиз арада ачыклау, инвестиция һәм бизнес-проектларны гамәлгә ашыруда ярдәм итү, шулай ук хакимият белән эшкуарлык җәмәгатьчелеге арасында нәтиҗәле диалог булдыру. 2025 ел дәвамында атна саен үткәрелгән “Эшкуарлык сәгате” кысаларында 4 меңнән артык проект каралган. Аларның гомум күләме 227,5 миллиард сум тәшкил иткән. Бу проектларның һәрберсе төбәк икътисады өчен потенциаль үсеш ноктасы булып тора. Ел нәтиҗәләре буенча шуларның 859ы гамәлгә ашырылган. Әлеге проектлар нәтиҗәсендә 1,8 мең яңа эш урыны булдырылган, ә җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 5,3 миллиард сумга җиткән.
Бизнес-шерифлар эшенең нәтиҗәлелеге муниципалитетләр арасында да ачык күренә. Иң яхшы нәтиҗәләр күрсәтүчеләр дип Нефтекама, Сибай, Агыйдел шәһәрләре, шулай ук Дүртөйле, Туймазы, Шаран һәм башка районнар вәкилләре танылган. Эшкуарлар белән даими кире элемтә булдыру да мөһим юнәлеш булып тора. Бу максаттан “ЦУР. Бизнес” проекты кысаларында төбәк җитәкчелеге белән зур күләмле очрашулар оештырыла. 2025 елда шундый 10 очрашу узган, аларда 1850дән артык эшкуар катнашкан. Мондый формат хакимияткә бизнес җәмәгатьчелегенең реаль ихтыяҗларын яхшырак аңларга, проблемалы мәсьәләләрне оператив рәвештә ачыкларга һәм аларны хәл итү юлларын эзләргә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта эшкуарлар өчен дә үз тәкъдимнәрен һәм фикерләрен турыдан-туры җиткерү өчен ачык мәйданчык булдырыла.
Икътисад үсешенең терәге ул
Бүген Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү аерым программалар җыелмасы гына түгел, ә төбәкнең озак вакытлы икътисади сәясәтенең мөһим өлеше булып тора. Финанс ярдәме, гарантияләр һәм ташламалы займнар, лизинг мөмкинлекләре, белем бирү программалары, консультация хезмәтләре, бизнес-шерифлар институты һәм эшкуарлар белән даими кире элемтә бердәм система буларак эшли.
2025 ел нәтиҗәләре республикада кече һәм урта бизнесның үсеш өчен зур потенциалы барлыгын күрсәтте. Кече һәм урта эшкуарлык субъектларының артуы, эш белән тәэмин ителгән кешеләрнең үсүе, үз-үзенә эшләүчеләрнең активлыгы һәм салым керемнәренең артуы — болар барысы да эшкуарлык секторындагы уңай динамиканың мөһим күрсәткечләре.
2026 ел бу уңышларны ныгыту һәм яңа үсеш нокталарын формалаштыру чоры булырга тиеш. Республика алдында яңа эшкуарлар өчен мөмкинлекләр булдыру, гамәлдәге предприятиеләрнең үсешенә ярдәм итү, инвестицияләр җәлеп итү, инновацион һәм креатив бизнес юнәлешләрен киңәйтү кебек бурычлар тора.
Башкортстан эшкуарлык өчен мөмкин кадәр уңайлы мохит формалаштыру юлын дәвам итә. Мондый мохит бизнеска тотрыклы үсәргә, яңа эш урыннары булдырырга, инвестиция активлыгын арттырырга һәм, нәтиҗәдә, бөтен төбәк икътисадының көчен ныгытырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп, кече һәм урта бизнес Башкортстанның бүгенге икътисади үсешенең мөһим терәгенә әверелә бара. Дәүләт ярдәме, нәтиҗәле инфраструктура һәм эшкуарларның үз юашлангычлары бергә кушылган очракта, республика алдагы елларда да Русиянең эшкуарлык активлыгы буенча алдынгы төбәкләренең берсе буларак үз позицияләрен ныгыта ала.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102