+15 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Икътисад
17 Августа , 10:00

Санлы сум киң кулланылуга кертелә

1 сентябрьдән Русиядә милли валютаның яңа формасын – санлы сумны киң куллану старт ала. Бу хакта төбәк Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә Русия Үзәк банкының Урал баш идарәсенең Башкортстан буенча Милли банкы бүлеге идарәчесе Марат Кашапов хәбәр итте.

Санлы сум киң кулланылуга кертеләСанлы сум киң кулланылуга кертелә
Санлы сум киң кулланылуга кертелә
Санлы сум акча һәм кулакчасыз акча белән беррәттән кулланылачак. Әйтик, 1 сентябрьдән еллык кереме 120 млн сумнан артык булган эре банклар һәм сәүдә компанияләре валютаның яңа формасы белән эшли башлаячак. Алар үз клиентларына тиешле счетлар ачарга, күчерүләр ясарга һәм сатып алулар өчен түләргә мөмкинлек бирергә тиеш. Калган оешмалар өчен 2027 елның 1 сентябреннән – еллык керем күләме 30 млн сумнан артык булганда, 2028 елның 1 сентябреннән – 20 млн сумнан артык керем күләмендә санлы сумга күчү каралган.

Традицион банк транзакцияләреннән аермалы буларак, санлы сумнар белән барлык операцияләр Русия Банкы платформасында уза. Бу кешеләрне комиссияләрдән азат итәргә, бизнес өчен тарифларны минималь итәргә, бюджет түләүләрен администрацияләүгә чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирә.

Халык өчен валютаның яңа формасын куллану-ирекле. Тиешле счетны санлы сум платформасына тоташтырылган эре банкларның мобиль кушымталары аша ачарга мөмкин булачак.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас