+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
25 Августа , 10:15

"Бүген мәгълүматны яклау беренче урынга чыкты..."

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров рәислегендә узган республика Хөкүмәте утырышында республика башкарма хакимияте органнарында мәгълүмати иминлекне оештыру мәсьәләсе каралды.

"Бүген мәгълүматны яклау беренче урынга чыкты...""Бүген мәгълүматны яклау беренче урынга чыкты..."
"Бүген мәгълүматны яклау беренче урынга чыкты..."

– Мәгълүмати иминлекне тәэмин итү өчен хакимиятнең барлык дәрәҗәләрендә, шул исәптән кадрлар белән тәэмин итү өлкәсендә дә, таләпләргә карата бердәм алым булдыру мөһим, – дип ассызыклады Андрей Назаров.

Әлеге юнәлештә алып барыла торган эш турында Башкортстан дәүләт идарәсен санлы үстерү министры Геннадий Разумикин хисап тотты.

– Бүген мәгълүматны яклау беренче урынга чыкты: бу инде гади генә техник мәсьәлә түгел, ә эшебезнең тотрыклылыгы нигезе. Санлы платформаларга күчү һәм мәгълүматларны электрон рәвештә саклау системаларыбызны явыз ниятле затлар өчен максатка әйләндерә, ә системадагы өзеклекләр яки мәгълүматларның таралуы эшне параличландырырга мөмкин, – дип хәбәр итте Геннадий Разумикин.

Ведомство җитәкчесе билгеләп үткәнчә, республика Санлы үсеш министрлыгы мәгълүматны яклау таләпләренең үтәлешен контрольдә тота, эшне координацияли һәм дәүләт серен тәшкил иткән мәгълүматларны техник яктан яклауны җайга сала. Шул ук вакытта ведомствога караган оешмалар башкарма хакимият органнары челтәрен, республиканың мәгълүматларны эшкәртү үзәген һәм хезмәткәрләрнең эш урыннарын яклауны тәэмин итә.

Һәр башкарма хакимият органының мәгълүмати иминлек дәрәҗәсен объектив бәяләү, зәгыйфь урыннарны ачыклау һәм аларны бетерүне стимуллаштыру максатыннан мәгълүмати иминлек рейтингын кертергә тәкъдим ителде. Аның күрсәткечләрен исәпкә алу мәгълүмати иминлек өчен җаваплы затларны яңадан әзерләү һәм квалификацияләрен күтәрүне оештыру турында йөкләмәләр бирү өчен турыдан-туры нигез булачак.

Утырыш нәтиҗәләре буенча Башкортстанның Санлы үсеш министрлыгына рейтинг күрсәткечләрен исәпләү методикасын эшләү һәм аны республика башкарма хакимияте органнарына җиткерү йөкләнде. Әлеге ведомстволар мәгълүмати иминлек өлкәсендәге таләпләрне катгый үтәргә һәм киңәшмәдә яңгыратылган йөкләмәләрне үтәргә тиеш.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас