+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
26 Августа , 12:30

Башкортстан Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне үстерә

26 августта Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, сәнәгать, энергетика һәм инновацияләр министры Александр Шельдяев рәислегендә Башкортстан һәм Ташкент өлкәсе арасында үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.

Башкортстан Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне үстерәБашкортстан Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне үстерә
Башкортстан Үзбәкстан белән хезмәттәшлекне үстерә
- Башкортстанның Үзбәкстан белән хезмәттәшлеге системалы характерда. Бүген бездә сәнәгатьтән һәм җитештерүдән алып авыл хуҗалыгына һәм инфраструктурага кадәр уртак проектларның киң исемлеге формалаштырылган. Безнең бурыч – аларның һәркайсын алга җибәрүне тәэмин итү, килеп туган мәсьәләләрне оператив хәл итү һәм эшлекле элемтәләрне алга таба киңәйтү өчен шартлар тудыру. Үзбәкстан партнерлары белән эшне дәвам итәбез, – диде Александр Шельдяев.

Киңәшмәдә «Бекабад» технопаркы проектын гамәлгә ашыру каралды.

Башкортстан территориясендәге инвестиция проектларына аерым игътибар бирелде. Алар арасында – Уфада кунакханә комплексы төзелеше, «Premier Electrotech» көнкүреш техникасы җитештерү проекты, шулай ук «БашГлобалГрупп» күпләп-бүлү үзәген төзү.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә Ташкент өлкәсе белән хезмәттәшлек дәвам итә. Перспектив проектларның берсе –республиканың Иглин районында терлекчелек хуҗалыгы төзү.

Шулай ук Башкортстан делегациясенең Ташкент өлкәсенең Паркент районындагы «Узум сайли» халыкара виноград һәм шәраб ясау фестиваленә баруына йомгак ясалды. Чарада катнашу эшлекле һәм төбәкара багланышларны үстерү өчен өстәмә мөмкинлек булды.

Фото: pravitelstvorb.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас