+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
27 Августа , 04:45

Башкортстанда ясалма интеллектны үстерү буенча даими идарә итү системасы формала

Башкортстанда ясалма интеллектны һәм заманча санлы технологияләрне кертү эшләре яңа этапка чыкты.

Башкортстанда ясалма интеллектны үстерү буенча даими идарә итү системасы формалаБашкортстанда ясалма интеллектны үстерү буенча даими идарә итү системасы формала
Башкортстанда ясалма интеллектны үстерү буенча даими идарә итү системасы формала
 Республика Башлыгы Радий Хәбиров каршындагы Санлы үсеш һәм ясалма интеллект технологияләрен кертү мәсьәләләре буенча советның беренче утырышы бу юнәлештәге эшләрне даими идарә итү форматына күчерү өчен мөһим адым булды.

Совет агымдагы елның маенда Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә төзелде. Аның төп бурычлары — ясалма интеллектны куллану буенча проектларны координацияләү, кабул ителгән карарларның үтәлешен контрольдә тоту һәм дәүләт органнары, фәнни оешмалар белән бизнесның уртак эшен җайга салу.

Республика Башлыгы ассызыклаганча, Совет эшенең нәтиҗәләре квартал саен Русия Президентына җиткереләчәк.

- Бу мәйданда без ясалма интеллект мәсьәләләренә генә түгел, башка заманча санлы технологияләргә дә игътибар бирәчәкбез. Хәзер ясалма интеллектны кертү буенча чаралар планы формалаша. Бу эшкә барлык башкарма хакимият органнары җәлеп ителә, фән учреждениеләре һәм бизнес вәкилләре дә катнаша, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.

Шул ук вакытта республикада санлаштыру өлкәсендә эшләүче штабларны, комиссияләрне һәм эшче төркемнәрне инвентаризацияләү бурычы куелды. Аларның функцияләре кабатланмасын өчен, бердәм идарә итү системасын булдыру планлаштырыла.

Дәүләт идарәсендә ясалма интеллект

Ясалма интеллектны гамәлдә куллануның төп юнәлешләренең берсе - дәүләт идарәсендәге көндәлек һәм кабатлана торган эшләрне автоматлаштыру. Бу хезмәткәрләрнең вакытын янга калдыру һәм гражданнарга җавап бирү срокларын кыскарту мөмкинлеге бирәчәк.

Шундый проектларның берсе дәүләт хезмәткәрләренең электрон документ әйләнеше системасы - «Дело» белән бәйле. Аңа ясалма интеллект модуле кертү планлаштырыла. Система документларның реквизитларын таныячак, аларны автомат рәвештә теркәячәк һәм тиешле бүлекләргә юнәлтәчәк. Моннан тыш, ул документларның кыскача эчтәлеген формалаштырырга, резолюция проектларын һәм җавап вариантларын тәкъдим итәргә сәләтле булачак.

Әлеге эшнең мөһим үзенчәлеге - технологияләрне республикада кулланыла торган дәүләт мәгълүмат системалары белән бергә эшли алырлык итеп җайлаштыру.

Үз компетенция үзәге барлыкка киләчәк

Республика үзендә ясалма интеллект өлкәсендә экспертиза туплау һәм проектларны хәвефсез мохиттә сынау өчен компетенция үзәге булдырырга ниятли.

Аны Башкортстанның Мәгълүмати-коммуникацион технологияләр үзәге базасында оештыру тәкъдим ителә. Үзәк дәүләт идарәсендәге процессларны анализлау, пилот проектлар эшләү, тышкы продуктларны бәяләү һәм аларны дәүләт мәгълүмат системаларына интеграцияләү белән шөгыльләнәчәк.

Команданы Евразия фәнни-белем бирү үзәгенең вузара кампусындагы IQ-паркта урнаштыру югары уку йортлары, яшь белгечләр һәм республикадагы IТ-җәмгыять белән тыгыз хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирәчәк. Үз исәпләү инфраструктурасы булдыру исә яңа карарларны сакланган мохиттә сынап карарга һәм чит подрядчыларга бәйлелекне әкренләп киметергә ярдәм итәчәк.

Халык белән элемтә дә тизрәк булачак

Ясалма интеллектны куллануның тагын бер мөһим юнәлеше - республика халкының хакимият органнарына мөрәҗәгать итүен гадиләштерү.

Башкортстан Башлыгының Ситуация үзәгендә ясалма интеллект нигезендә контакт-үзәк булдыру проекты эшләнә. Санлы ярдәмче типик сорауларны тәүлек әйләнәсе кабул итә һәм эшкәртә алачак. Ә шәхси карар таләп иткән мөрәҗәгатьләр операторга юнәлтеләчәк.

«ВымпелКом»ның пилот проекты республикага түләүсез нигездә тәкъдим ителгән. Аны инде Башкортстан Башлыгының туры линиясе вакытында сынап караганнар. Системаны үстерү гражданнарның җавап көтү вакытын кыскартырга, операторларның эш йөкләнешен киметергә һәм халык мөрәҗәгатьләрен анализлау өчен бердәм мәгълүмат базасы булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Муниципалитетлар өчен дә яңа мөмкинлекләр

Ясалма интеллектка нигезләнгән технологияләр республика районнарында инфраструктура белән идарә итүдә дә кулланылырга мөмкин.

Белоретта җылылык белән тәэмин итү системасының санлы игезәген булдыру шундый пилот проектларның берсе булачак. Ул коммуналь челтәрләрнең торышын даими күзәтергә, потенциаль авария куркынычларын иртәрәк ачыкларга һәм ремонт эшләренең өстенлекләрен объектив билгеләргә ярдәм итәчәк.

Бу проектның әһәмияте аеруча зур: 2025 елның декабрендә Белоретта җылылык челтәрләрендә җитди авария булган иде. ССанлы игезәк технологиясе нәтиҗәлелеген раслаган очракта, тәҗрибәне Башкортстанның башка муниципаль берәмлекләренә дә таратырга мөмкин булачак.

IТ-тармак - икътисад үсешенең бер өлеше

Республика өчен ясалма интеллектны үстерү - технологияләрне дәүләт идарәсенә кертү белән генә чикләнми. Бу юнәлеш үз IТ-компанияләрен һәм яңа эшләнмәләрне үстерүгә дә бәйле.

2025 ел нәтиҗәләре буенча Башкортстанда 4642 IТ-компания һәм шәхси эшкуар теркәлгән. Бу алдагы ел белән чагыштырганда 10,3 процентка күбрәк. Мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендә 21,8 мең кеше эшли, уртача хезмәт хакы 103,1 мең сумга җиткән. Республика IТ-оешмаларының керемнәре 6,6 миллиард сум тәшкил иткән.

Радий Хәбиров ВУЗ лабораторияләрендә эшләнгән технологияләрне реаль секторга чыгаруның аңлаешлы механизмын булдырырга һәм республика ярдәм чараларын өстәмә рәвештә көйләүне йөкләде.

Аккредитацияләнгән IТ-компанияләр өчен салым ташламалары 2027 ел ахырына кадәр озайтылды. Уңай шартлы ипотека программасыннан 1,7 меңнән артык белгеч файдаланган.

Cанлы икътисад өчен кадрлар мәктәптән әзерләнә

Яңа технологияләрне кертү өчен белгечләр дә кирәк. Шуңа күрә республикада кадрлар әзерләү эше мәктәптән үк башлана.

Хәзер 231 мәктәптә 7592 укучы информатиканы тирәнтен өйрәнә. 103 мәктәптә IТ-профильле предпрофессиональ сыйныфлар эшли.

Белгечләр биш югары уку йортында һәм 26 көллияттә әзерләнә. Ел саен IТ юнәлешләре буенча якынча 3 мең бюджет урыны бүлеп бирелә.

Урта һөнәри белем бирү системасында «Интеллектуаль интеграцияләнгән системалар» белгечлеге ачылган. «Профессионалитет» федераль проекты кысаларында беренче IТ-кластер да эшли башлаган. 2027 елда Уфа статистика, информатика һәм хисаплау техникасы көллияте базасында тагын бер кластер булдыру планлаштырыла.

Инфраструктура әзер булырга тиеш

Ясалма интеллектка нигезләнгән хезмәтләрне киң куллану өчен тотрыклы цифрлы инфраструктура кирәк. 2025 ел нәтиҗәләре буенча республика халкының 92 проценттан артыгы югары тизлекле мобиль интернет белән тәэмин ителгән. 2026 елда 90 торак пунктта якынча 2 мең баз станциясе урнаштыру планлаштырыла. Бу мобиль элемтә белән тәэмин ителеш дәрәҗәсен 93-94 процентка кадәр күтәрергә мөмкинлек бирәчәк.

Дәүләт хезмәтләрен электрон форматка күчерү дә яңа технологияләр өчен әзер нигез булдыра. Республика халкының 75 проценттан артыгының Дәүләт хезмәтләре порталында расланган учет язмасы бар. Барлык киң таралган социаль әһәмиятле хезмәтләр электрон форматка күчерелгән: 240 хезмәт республика порталында, 111 хезмәт федераль портал аша күрсәтелә.

Бу база киләчәктә ясалма интеллект ярдәмчеләрен һәм гражданнар өчен персональләштерелгән санлы сервисларны киң кулланырга мөмкинлек бирәчәк.

Федераль көн тәртибе белән бердәм эш

Башкортстанның ясалма интеллект өлкәсендәге эшләре федераль стратегия белән дә тыгыз бәйләнгән. Республика яңартылган Рeсиянең ясалма интеллектны үстерү буенча милли стратегиясе һәм аны гамәлгә кертү буенча гомумдәүләт план кысаларында эш алып бара.

Башкортстан вәкиле ясалма интеллектны җайга салу, административ киртәләрне бетерү һәм ярдәм чараларын булдыру буенча федераль эшче төркемнәр составында катнаша. Республикада Ясалма интеллектны үстерү департаменты булдырылган, башкарма хакимият органнарында бу юнәлеш өчен җаваплы җитәкче урынбасарлары билгеләнгән. Дүрт профильле эшче төркем эшли.

Хәзер региональ «юл картасы» әзерләнә. Ул фәнни тикшеренүләрне, кадрлар әзерләүне, тармак проектларын һәм дәүләт идарәсендә ясалма интеллект куллануны бердәм системага берләштерергә тиеш. Башкортстанның өч эшләнмәсе инде «Санлы регион» федераль порталында урнаштырылган, тагын дүрт проект модерация уза.

Советның беренче утырышы күрсәткәнчә, республикада ясалма интеллектны үстерү аерым экспериментлар җыелмасы булудан туктый һәм системалы дәүләт сәясәтенең бер өлешенә әверелә. Алдагы этапта төп бурыч - кабул ителгән карарларны конкрет проектларга әверелдерү, аларның нәтиҗәлелеген бәяләү һәм уңышлы тәҗрибәләрне республика күләмендә киңәйтү.

Шул рәвешле, ясалма интеллект Башкортстанда идарә итүнең сыйфатын күтәрү, дәүләт хезмәтләрен тизләтү, инфраструктураның ышанычлылыгын арттыру һәм яңа икътисади мөмкинлекләр булдыру өчен практик коралга әверелергә тиеш.

Шәхси фикер

Башкортстанның санлы үсеш һәм дәүләт идарәсе министры урынбасары Динар Шарафутдинов.

- Советның бу беренче утырышы, асылда, ясалма интеллектны дәүләт идарәсенә кертүнең башлангыч ноктасына әверелде. Беренче тапкыр ясалма интеллектны куллану аерым сценарийлар буларак түгел, ә Башкортстан Хөкүмәтенең бердәм планы буларак карала. Аның төп ориентиры - республика халкы өчен реаль файда: тиз эшли торган сервислар, сыйфатлы хезмәтләр һәм хакимият органнары хезмәткәрләренең рутин эшен киметү, - дип билгеләп үтте министр урынбасары. - Мәсәлән, республикада ведомствоара электрон документ әйләнешенең бердәм системасы эшли. Узган ел анда 330 меңнән артык мөрәҗәгать каралды. Без республика Башлыгына әлеге системага ясалма интеллект кертү буенча пилот проект үткәрергә тәкъдим иттек. Ул бу инициативаны, башка күп кенә тәкъдимнәр кебек үк, хуплады.

Бу берьюлы күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә мөмкинлек бирәчәк: рутин операцияләргә сарыф ителгән вакытны кыскартачак, документларны беренчел эшкәрткәндә хаталарны бетерәчәк, мөрәҗәгатьләрне карауны тизләтәчәк. Иң мөһиме - проект икътисади яктан да отышлы: өч ел эчендә ул үз чыгымнарын биш тапкырдан артык каплаячак.

Фото: "Республика Башкортостан"
Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас