Министр дәүләт башлыгына сәнәгатьтәге төп күрсәткечләр турында хәбәр итте. Соңгы берничә елда сәнәгать җитештерүе, инвестицияләр, яңа куәтләрне гамәлгә кертү күләмнәре үсеше күзәтелә. Шулай ук махсус инвестицион контракт механизмы эше турында да фикер алыштылар. Станоклар төзелешенә, автоном сәнәгать робот техникасын үстерү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде.
“Катлаулы хәл-шартларга карамастан, соңгы биш елда эшкәртү сәнәгате чирек тапкырга диярлек үсте. Узган ел, хәтта 2023 һәм 2024 елларның югары базасы белән чагыштырганда, сәнәгать җитештерүе күләме 3,6 процентка артты”, — дип хәбәр итте министр.
Антон Алиханов, шулай ук, инвестицияләрнең тотрыклы үсешен билгеләп үтте. Әйтик, 2021 елда инвестицияләр күләме 3 триллион сум тирәсе булса, 2025 ел нәтиҗәләре буенча ул 7,3 триллион сум тәшкил иткән. “Әгәр чагыштырма бәяләрдә санасак, икътисад бу вакыт эчендә бер ярым тапкырга үсте. Бездә яңа куәтләрне файдалануга тапшыру күләме дә 80 процентка артты”, – диде ул.
Хезмәт җитештерүчәнлеге үсеше хезмәт хакларында да чагылыш таба. “Узган ел уртача айлык хезмәт хакы реаль чагылышта эшкәртү сәнәгатендә 14 процентка диярлек артты, 100 мең сумга якынлашты”, – дип хәбәр итте Антон Алиханов.
Җитештерү үсешенә махсус инвестицион контрактлар ярдәм итә. Мондый механизм гамәлдә булган вакыт эчендә 100дән артык махсус инвестицион контракт төзелгән, шуның нәтиҗәсендә ил икътисадына 2 триллион сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән.
Антон Алиханов “Яңа материаллар һәм химия” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру барышы турында сөйләде. “Узган елда гына да проектларга 110 миллиард сумнан артык ярдәм күрсәтелде. Төрле төбәкләрдә инженерлык эшләнмәләренең 12 тармак үзәген ачтык, – дип хәбәр итте ул. Владимир Путин мондый үзәкләр булдыруга акча тулы күләмдә бүленәме дип кызыксынды. Антон Алиханов бу юнәлештә барысы да тәртиптә булуын раслады һәм мондый үзәкләр шулай ук акча эшләргә мөмкинлек бирә, дип билгеләде.
Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.