+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
30 Августа , 11:35

Инвесторлар ярдәмсез калмый

«Гармония» компаниясе Чишмә районында медицина үзәге төзү өчен җир кишәрлеген арендалау килешүенә кул куйды. Бу максатларга инвестор 44 миллион сумнан артык акча җибәрергә һәм 13 эш урыны булдырырга планлаштыра. Алдан ъзәк үз ишекләрен 2028 елда ачачак.

Инвесторлар ярдәмсез калмыйИнвесторлар ярдәмсез калмый
Инвесторлар ярдәмсез калмый
– Әлеге башлангычны гамәлгә ашыру район халкына сыйфатлы медицина хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген арттырып кына калмыйча, яңа эш урыннары булдырачак, квалификацияле белгечләр җәлеп итәчәк, шулай ук тиешле инфраструктураны үстерүгә этәргеч булачак. Без мондый социаль әһәмиятле инициативалар максималь нәтиҗәле гамәлгә ашырылсын өчен инвесторларга һәрьяклап ярдәм күрсәтүне дәвам итәчәкбез, – дип шәрехләде Башкортстанның җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская.

Проект Башкортстан Үсеш Корпорациясе озатуында һәм Чишмә районы хакимиятенең актив ярдәме белән тормышка ашырыла. Консультацияләр нәтиҗәләре буенча үсеш корпорациясе белгечләре муниципалитет һәм инвестор белән берлектә проектны республиканың Инвесткомитетына уңышлы тәкъдим итү өчен документлар пакеты әзерләделәр.

- Моның өчен муниципалитет проект таләпләренә туры китереп участок сайлап алды һәм формалаштырды. Алга таба үсеш корпорациясе командасы җир кишәрлеген планлаштырылган файдалануга, шәһәр төзелеше һәм экология нормаларына туры килү-килмәвенә анализ ясады. Шулай ук без район администрациясе белән проектны гамәлгә ашыру һәм керү юлын төзекләндерү мөмкинлеген, ә ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар белән планлаштырылган объектларны инженерлык инфраструктурасына техник тоташтыру мәсьәләләрен килештердек, – дип уртаклашты орпорация генеральный директоры Наил Габбасов.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор:Ример Насретдинов
Читайте нас