+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 Сентября , 13:55

Башкортстанда күпләп сату күләме триллион сумнан арткан

Ел башыннан әлеге сегментта үсеш 15,6 процент тәшкил иткән. Гыйнвар–июль айларында әйләнеш 1 триллион сумнан артып киткән.  

Башкортстанда күпләп сату күләме триллион сумнан артканБашкортстанда күпләп сату күләме триллион сумнан арткан
Башкортстанда күпләп сату күләме триллион сумнан арткан

Әлеге сегментта күпләп сату әйләнеше күләме 1 триллион сумнан артып киткән. Чагыштырма бәяләрдә үсеш 2025 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15,6 процент тәшкил иткән.

Моннан тыш, июльдәге күрсәткечләр июньгә караганда 4,5 процентка югарырак булган һәм 2025 елның июль нәтиҗәсен 27,8 процентка узып киткән.

Күпләп сату күләме буенча Башкортстан Русия субъектлары арасында 14нче урында тора һәм ышанычлы рәвештә Идел буе федераль округы лидерларының дүртлегенә керә.

— Республикада әлеге юнәлешне үстерү өчен склад инфраструктурасын булдыру һәм үстерү буенча эре инвестиция проектлары гамәлгә ашырыла. Аерым алганда, 2025 елда күпләп сату һәм бүлү челтәренең төп объектлары төзелеп беткән һәм файдалануга тапшырылган: Чишмә районында «Сберлогистика» үзәге һәм Благовещенда «ОЗОН» логистик комплексының өченче чираты. Файдалануга тапшырылган объектларның гомуми мәйданы 280 мең квадрат метрдан артык тәшкил итте, — дип сөйләде Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Константин Климин.

Тулырак: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас