+14 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Икътисад
7 Сентября , 13:53

Иң яхшы пешекче сайланачак!

15–19 сентябрьдә Уфа тармак технологияләре колледжы базасында «Кулинария осталыгы» кулинария сәнгате конкурсы узачак.

Иң яхшы пешекче сайланачак!Иң яхшы пешекче сайланачак!
Иң яхшы пешекче сайланачак!

 

Чара ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар тәрбияләнә торган оешмаларда тәрбияләнүчеләрнең «Балачакны кайтарырга» округ фестивале кысаларында узачак.

Ярышта Башкортстанны Бөре шәһәреннән конкурсант тәкъдим итәчәк. Ярышларда Идел буе федераль округының 14 төбәктән вәкилләре катнашачак.

Башкортстанның Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Константин Климин тармакны үстерүдә мондый ярышларның мөһимлеген билгеләп үтте:

— Кулинар һөнәре — чын сәнгать, ул күнекмәләр генә түгел, иҗади якын килүне, үз эшеңә мәхәббәтне дә таләп итә. Һөнәри осталык конкурслары яшь талантларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә, шулай ук кунакчыллык өлкәсендә эшче һөнәрләренең абруен ныгытуга ярдәм итә. Бу вакыйганың Уфа тармак технологияләре колледжы мәйданчыгында үткәрелүе сөендерә, анда булачак белгечләр көн саен һөнәр үзләштерәләр һәм чын профессиональ чемпионатлар уздырыла, — диде Константин Климин.

Тулырак: pravitelstvorb.ru

 

Автор:Ләйсән Якупова
Читайте нас