

Бер атна эчендә азык-төлекнең кайбер төрләренә бәя арткан. Иң зур үсеш карабодай ярмасында теркәлгән — ул 5,1 процентка кыйммәтләнеп, килограммы уртача 71,16 сум булган.
Шулай ук тавык ите — 1,89 процентка, шикәр комы — 1,46, колбаса — 1,31, тавык йомыркасы — 1,35, бодай ипие — 1,05 процентка кыйммәтләнгән. Акмай бәясе 0,22 процентка, пастеризацияләнгән сөт 0,05 процентка арткан.
Яшелчәләр арасында исә бәяләр, киресенчә, төшкән. Бәрәңге 7,21 процентка, кәбестә — 6,97, кишер — 3,92, суган — 3,64, чөгендер — 3,19 процентка арзанайган.
Җиләк-җимешләр дә арзанаю күрсәткән: алма бәясе 0,81 процентка, банан 0,83 процентка кимегән.
Ягулык бәяләрендә сизелерлек үзгәрешләр күзәтелмәгән. Республикада бензинның барлык төрләре һәм дизель ягулыгы бәясе атна дәвамында 0,04–0,06 процент чикләрендә генә үзгәргән.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102