

Федераль программа эшләгән җиде елда экспертлар 236 предприятиене җәлеп иткән һәм 4,5 миллиард сумлык икътисади нәтиҗәгә ирешкән. Яңа төбәк инициативасы исә катнашучылар санын дистәләрчә һәм йөзләрчә компаниягә кадәр арттыруны күздә тота.
Төп үзгәреш — предприятиеләрнең хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өчен кирәкле компетенцияләрне мөстәкыйль формалаштыруына басым ясау. Моның өчен компанияләргә диагностика үткәрү һәм проектларны алып бару модульләре булган санлы платформа, белем базасы һәм ясалма интеллект ярдәмчесе тәкъдим ителә. Шулай ук «Үзгәрешләр лидеры» комплекслы белем бирү программасы эшләнә.
2026 елда ук предприятиеләр шәхси кабинетларга, үз-үзен диагностикалау инструментларына һәм проектлар белән идарә итү модуленә керә алачак.
— Предприятие әзер тәкъдимнәр алырга гына түгел, ә мөстәкыйль рәвештә резервларны күрергә һәм яхшыртулар кертергә өйрәнергә тиеш. Бу сакчыл җитештерү инструментларын кертүгә чыгымнарны киметергә һәм күбрәк компанияләрне, шул исәптән урта бизнесны да колачларга мөмкинлек бирә, — диде Хөкүмәт Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.
Фото: Айрат Нурмөхәммәтов