+8 °С
Дождь
VKOKTelegramMax
Икътисад
1 Октября , 14:47

Яңа килешүгә кул куелды

Минскида узучы «ИННОПРОМ. Беларусь» халыкара сәнәгать күргәзмәсе кысаларында Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов һәм Витебск өлкәсе башкарма комитеты рәисе Александр Рогожник 2026-28 елларга Беларусь Республикасының Витебск өлкәсе белән Башкортстан Хөкүмәте арасында хезмәттәшлек турында килешүне гамәлгә ашыру буенча чаралар планын имзалады.

title
Яңа килешүгә кул куелдыЯңа килешүгә кул куелды
Яңа килешүгә кул куелды
Икътисади өлкәдә төбәкләр предприятиеләр арасында турыдан-туры элемтәләр урнаштыруга, бизнес-миссияләр һәм контакт-кооперация биржалары оештыруга, инвестиция һәм коммерция тәкъдимнәре белән алмашуга ярдәм итәчәк. Сәнәгать, авыл хуҗалыгы, транспорт-логистика өлкәсе һәм үзара кызыксыну тудыра торган башка юнәлешләрдә уртак проектларны гамәлгә ашыру өчен партнерлар эзләү дә каралган.

Аерым блок инвестицияләр өлкәсендәге хезмәттәшлеккә багышланган. Башкортстан һәм Витебск өлкәсе ике төбәк инвесторлары өчен кызыклы булырга мөмкин булган проектлар буенча тәкъдимнәр белән алмашачак һәм аларны гамәлгә ашыруга ярдәм итәчәк. Шулай ук экспортка юнәлтелгән предприятиеләрнең коммерция тәкъдимнәре белән алмашу һәм кызыксынган партнерларны эзләүдә ярдәм итү каралган.

- Төбәкара яхшы хезмәттәшлек кешеләр һәм компанияләр арасында турыдан-туры элемтәләрдән башлана. Эшкуар башка төбәктә кемгә мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлаганда, анда потенциаль партнерны күргәндә һәм кирәкле мәгълүматны тиз арада ала алганда, уртак проектлар барлыкка килә. Шуңа күрә без элемтәләребез предприятиеләргә бер-берсенә чыгу өчен аңлаешлы юл күрсәтүен телибез, – дип билгеләп үтте Рөстәм Моратов.

Хезмәттәшлек агросәнәгать, мәгариф өлкәләрендә, спортта, туризмда, мәдәният һәм яшьләр сәясәте өлкәләрендә дә каралган.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте


Автор:Ример Насретдинов