

Башкортстанда Бөтенрусия «Турникетсыз атна» һөнәри юнәлеш бирү акциясе башланды. Ул 16 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Республика предприятиеләре мәктәп укучыларын һәм студентларны һөнәри турларга һәм экскурсияләргә чакыра, мәктәпләрдә, вузларда һәм ссузларда тематик дәресләр, компания вәкилләре, яшь белгечләр һәм хезмәт ветераннары белән очрашулар, мастер-класслар узачак. Проектның төп максаты – яшь буынны реаль производство белән таныштыру, кирәкле һөнәрләрне һәм Башкортстанда сәнәгатьнең үсеш дәрәҗәсен күрсәтү.
– Без реаль производствода эшләүнең престижлы, кызыклы булуын һәм һөнәри үсеш өчен яхшы перспективалар ачуын күрсәтергә телибез. Безнең бурыч – егетләргә һәм кызларга төбәктә дистәләрчә елларга кирәк булачак һөнәрне аңлы сайларга ярдәм итү, – дип сөйләде Башкортстанның гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрының беренче урынбасары Юрий Мельников.
Мәктәп укучылары һәм студентлар сарыф итүне киметү һәм санлы идарә элементлары булган цехларга керергә, продукция булдыруның тулы циклын күрергә, карьера перспективалары, хезмәт хакы һәм социаль гарантияләр турында сораулар бирергә мөмкин.
«Турникетсыз атна» бөтен ил буенча елына ике тапкыр – апрельнең өченче атнасында һәм октябрьнең өченче атнасында үткәрелә. Язгы акция 7 меңнән артык кешене колачлады. Акциядә төбәк икътисадының флагманнары катнашты. Октябрьдә акциягә Кумертау авиация предприятиесе, Башкортстан буенча Русия Гадәттән тыш хәлләр министрылыгы Баш идарәсенең янгын-коткару частьләре, район ветеринария станцияләре кушылачак. «Русия эше» кадрлар үзәге белгечләре белем бирү оешмаларының алдан заявкалары буенча һөнәри пробалар һәм экскурсияләр маршрутларын төзергә ярдәм итәчәк.
Акция 2015 елдан үткәрелә, 50дән артык төбәкне колачлады, инженер һәм эшче һөнәрләрен популярлаштыруга юнәлтелгән.
Автор фотосы.