

Башкортстан Хөкүмәтендә Стратегик комитет утырышында республиканың урта һәм озак вакытлы социаль-икътисади үсеш фаразларының яңартылган күрсәткечләре каралды.
Агымдагы ел нәтиҗәләре буенча тулай төбәк продуктының физик күләм индексы 101,7 процент дәрәҗәсендә булыр дип көтелә. Урта вакытлы чорда ВРП үсеше 4 процентка якынлашыр, ә озак вакытлы чорда икътисад үсешенең 3 проценттан югары булуы фаразлана.
Сәнәгать җитештерүе индексы 2026 ел ахырына 103,7 процент тәшкил итәр дип көтелә. Урта вакытлы чорда бу күрсәткеч 2,5–4,4 процент чикләрендә булырга мөмкин. Машина төзелеше, химия, нефть эшкәртү һәм азык-төлек сәнәгатендә җитештерүне арттыру көтелә.
Инвестицияләр өлкәсендә дә уңай динамика фаразлана. Хәзер республикада гомум бәясе 1,6 триллион сумнан артык булган 2,6 меңгә якын инвестиция проекты гамәлдә. Алга китеш территорияләрендә 139 резидент эшли. Аларның проектлары 52 миллиард сумнан артык инвестиция җәлеп итәргә һәм якынча 12 мең эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Социаль өлкәдә 2026 елда уртача хезмәт хакы 79 мең сум тәшкил итәр дип көтелә. 2029 елга ул 94 мең сумга кадәр артырга мөмкин. Халыкара хезмәт оешмасы методикасы буенча эшсезлек дәрәҗәсе быел 1,6 процент булыр дип фаразлана.
Республиканың 2030 елга ВРП күләмен 4 триллион сумга җиткерү максаты да саклана. Яңартылган фаразлар алга таба Башкортстан Башлыгына тәкъдим ителәчәк. Хупланган очракта документ Дәүләт Җыелышы-Корылтай каравына кертеләчәк.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102