

Агымдагы елның 15 октябрендә Башкортстан Республикасында эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Башкортстан "Роскомнадзор" идарәсе белән берлектә эшкуарлар һәм җәмәгать вәкилләре өчен шәхси мәгълүматлар өлкәсендә закон таләпләренең үтәлешенә кагылышлы актуаль мәсьәләләргә багышланган онлайн вебинар оештыра. Чара онлайн форматта үтәчәк һәм «Лекторий «Бизнес өчен хокук» проекты кысаларында узачак.
– Шәхси мәгълүматлар өлкәсендәге бозулар инде формальлек дип саналмый, аларны беренче тикшерүгә кадәр кичектереп була торган мәсьәлә түгел. Бизнес өчен бу закон таләпләрен үтәү генә түгел — ул финанс нәтиҗәләренә, компаниянең репутациясенә, эчке процессларның тотрыклылыгына турыдан-туры йогынты ясый, шулай ук җитәкчеләр өчен шәхси куркынычлар да бар, — диде бизнес-омбудсмен Ирина Абрамова. – Проблема бигрәк тә мәгълүматларны күпләп эшкәртү булган урыннарда ачык күренә: сәүдә һәм хезмәт күрсәтү, медицина, мәгариф, логистика өлкәләрендә.
Чараның спикеры — Башкортстан буенча "Роскомнадзор" идарәсенең шәхси мәгълүматлар субъектларын яклау бүлеге башлыгы Ләйсән Низамова.
– Вебинарда шәхси мәгълүматларны эшкәртүче операторлар буларак эшкуарларга мәҗбүри таләпләр, бу өлкәдәге закондагы яңалыклар, иң еш ачыкланган бозулар һәм шәхси мәгълүмат субъектларын яклау өлкәсендәге җаваплылык турында аңлатмалар биреләчәк, — дип белдерде эксперт.
Автор фотосы.