

15 октябрьдә Башкортстанда Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкил "Росприроднадзор" белән берлектә Идел буе федераль округында эшләүче товар җитештерүчеләр өчен «Җитештерүчеләрнең киңәйтелгән җаваплылыгы. Җитештерүчеләрнең отчет бирү һәм экология җыемы түләү бурычы» дип аталган вебинар үткәрә.
– Бу вебинар – мәгълүматны беренче чыганактан алу мөмкинлеге: "Росприроднадзор" вәкиленнән аңлатмалар ишетергә һәм сораулар бирергә мөмкин. Без эшкуарларның контроль-күзәтү органнары белән хезмәттәшлеген мөмкин кадәр ачык итәргә телибез, – диде бизнес-омбудсмен Ирина Абрамова.
"Росприроднадзор" вәкилләре закон таләпләрен, отчет бирү тәртибен һәм срокларын, экология җыемы түләүне аңлатачак, шулай ук бу бурычларны үтәмәүчеләрне ничек ачыклаулары турында сөйләячәк.
Чара 15 октябрьдә 13:00 сәгатьтә узачак.
Автор фотосы.