

2–4 ноябрьдә Уфада «Русия креатив атналыгы – Евразия» фестиваль-форумы узачак. Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров чараны әзерләү һәм үткәрүгә багышланган эш киңәшмәсендә видеобәйләнеш аша катнашты.
Киңәшмәдә Русия Президентының стратегик партнерлык һәм хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Вадим Титов һәм «Креатив икътисад» коммерция карамагында булмаган автоном оешмасы президенты Марина Монгуш белән форум мәйданчыкларын әзерләү, эшлекле һәм мәдәни программалар формалаштыру мәсьәләләре каралды.
Радий Хәбиров билгеләп үтүенчә, республика өчен мондый дәрәҗәдәге чараны кабул итү — зур мәртәбә. Башкортстанда креатив индустрия өлкәсендә тугыз меңнән артык эшкуар хезмәт куя, яңа иҗади киңлекләр булдырыла, агарту чаралары үткәрелә. Узган ел республика Русиянең милли премиясе нәтиҗәләре буенча креатив төбәкләрнең иң яхшы өчлегенә кергән. Башкортстанда шулай ук «Создатели» премиясе гамәлгә куелган, быел ул икенче тапкыр тапшырылачак.
Вадим Титов республиканың халыкара форумнар үткәрү мөмкинлекләрен югары бәяләде. Ул чарага, шул исәптән чит илләрдән дә, күбрәк кунаклар җәлеп итү мөһимлеген ассызыклады.
Марина Монгуш фикеренчә, фестиваль-форумның Башкортстан башкаласында узуы Евразия киңлегендәге илләр белән яңа уртак проектлар булдыруга ярдәм итәчәк.
"Кызыл таң"ның да МАХ мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен шушы сылтама буенча үтегез: max.ru/kiziltan102