

Агымдагы елның өч кварталында Башкортстанда өлешләтә төзелештә катнашу турында 14 062 килешү теркәлгән. Бу күрсәткеч үткән елның шул ук чорыннан 38 процентка артык. Барлык гаризалар да электрон рәвештә бирелә.
– Быел өлешләтә төзелештә катнашу килешүләрен теркәү күләме буенча тотрыклы уңай динамика күзәтелә. Электрон килешүләр бер эш көне эчендә теркәлә, – дип билгеләп үтте "Росреестр"ның Башкортстан буенча идарәсе җитәкчесе Петр Клец.
Төбәктә милек хокукын теркәүнең гадиләштерелгән тәртибе тулы күләмдә эшли. Объектны кабул итү-тапшыру акты имзаланганнан соң, төзүче 30 көн эчендә кирәкле документларны электрон рәвештә җибәрергә тиеш. Нәтиҗәдә, дольщик ЕГРН өземтәсен шәхсән мөрәҗәгать итмичә алала.
Бу механизм торак булмаган биналарга һәм машина урыннарына да кагыла. Мондый очракларда төзүче күпфатирлы йорт дәүләт кадастр исәбенә куелганнан соң, алты ай эчендә гариза бирергә тиеш.
Идарәдә билгеләп үтүләренчә, тулысынча электрон хезмәттәшлеккә күчү төбәкнең барлык төзелеш компанияләре өчен стандарт була. Бу практика милек хокукларын тиз рәсмиләштерүне, базарга ышанычны һәм Башкортстанның инвестицион мохитен яхшыртуны тәэмин итә.
Автор фотосы.