«Пространство мәгълүматларының милли системасы» федераль дәүләт программасы кысаларында Башкортстанда план-графикка 287 меңнән артык объект кертелгән, беренче план-график инде үтәлгән. Анда якынча 128,7 мең объект турында мәгълүматлар бар, алар буенча теркәлү гамәлләре үткәрергә кирәк, аларның якынча кадастр бәясе – 251 млрд сум.
Мәсьәлә Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы Александр Шельдяев рәислегендәге оператив киңәшмәдә каралды.
– Бу эшләр «Пространство белешмәләренең милли системасы» федераль дәүләт программасы һәм 2030 елга кадәр территориянең капитализациясен арттыруга юнәлдерелгән чаралар кысаларында башкарыла. Аларның нәтиҗәләре милекчеләрнең хокукларын яклау өчен дә, мөлкәт салымнарыннан бюджет керемнәрен арттыру өчен дә мөһим. План-графиклар республика Хөкүмәте тарафыннан "Росреестр" белән берлектә 2022 елның декабрендә һәм 2025 елның мартында расланган, беренчесе инде үтәлгән. 1 октябрьгә икенчесе буенча нәтиҗәлелек 54 процент тәшкил итә, агымдагы ел ахырына максатчан юнәлеш – 100 процент, – дип билгеләп үтте Александр Шельдяев.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте