+11 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
9 февраль 2021, 15:00

Акча җитми

Һәр икенче русияле буш вакытта өстәмә акча эшләү мөмкинлегеннән файдалана.

Һәр икенче русияле буш вакытта өстәмә акча эшләү мөмкинлегеннән файдалана.

“HR Инновацияләр лабораториясе" һәм "Сәламәтлек академиясе" платформасы, "АльфаСтрахование" аналитик үзәге өчен тикшеренү үткәрделәр. Җавап бирүчеләрнең күпчелеге үз гаиләләренең тормыш дәрәҗәсен саклап калу өчен 2020 елда өстәмә акча эшләү чыганакларын эзләргә туры килүе турында белдергән.

Респондентларның 52 проценты сөйләгәнчә, төп һөнәрләре буенча эшне кичке вакытта яки ял көннәрендә өйдә дә башкаралар, 21 проценты чыгымнарны кыскартырга тырыша, ә 13 проценты кара көнгә дип саклаган суммалардан файдаланырга мәҗбүр булган.

Шул ук вакытта кешеләрнең 64 проценты барыбер гаилә белән яки ялгызы гына ял итү өчен мөмкинлек таба. Өстәмә хезмәт хакы алуның төп максаты итеп күпчелек респондентлар тормыш дәрәҗәсен саклап калу яки аны яхшыртуны атаган - андыйлар 65 процент икән.

Тагын 30 процент респондентлар өчен өстәмә хезмәт хакы бүген тормыш таләбе, ул акча нибары счетлар, ризыклар өчен түләүгә генә җитә дигән.

Сораштыру күрсәткәнчә, компанияләрнең күпчелек хезмәткәрләре локдаун вакытында читтән торып эшләгән һәм хәзер элеккечә эшчәнлеккә кире кайткан (сораштырылучыларның 54 проценты).

Шул ук вакытта һәр икенчесе кеше (49%) өйдән торып эшләү тәҗрибәсенең ошамавын әйткән. Хәер, 27 процент әле дә читтән торып эшләргә әзер, әмма аларның 19 проценты - балалар бакчалары һәм мәктәпләр өзлексез эшләргә тиеш дигән шарт куя.

Сораштыруда илнең барлык төбәкләреннән 3 меңнән артык респондент катнашкан.

Фото: Яндекс.Дзен
Читайте нас: