+5 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
25 март 2021, 13:40

Акчаңны ышанычлы банкта сакла

Вак акчаларны җыеп бар...

Вак акчаларны да җыеп бар...

"Forbes" журналы версиясе буенча, 2021 елда Русиянең иң ышанычлы банклары рейтингында Саклык банкы, Райффайзенбанк һәм Росбанк иң алдагы урыннарда тора.
Бер ел элек рейтингта Райффайзенбанк - беренче, икенче урында - "Юникредит банк", ә өченче - Росбанк иде.
Дәүләт банклары арасында, "Forbes" фикеренчә, иң югары ышанычлылык дәрәҗәсенә ВТБ (9нчы урын) һәм Газпромбанк (10нчы урын) ия.
Рейтинг төзегәндә Русия Банкында аккредитацияләнгән халыкара һәм Русия рейтинг агентлыклары мәгълүматлары исәпкә алынды, дип хәбәр итте ТАСС.
Шул ук вакытта Үзәк банк халыктан вак акчаларны җыю буенча пилот проектны анонслады.
Регулятор сайтында әйтүләренчә, киләсе елда аны - ил төбәкләренең берсендә, ә уңай нәтиҗәләр булганда, бөтен ил буенча үткәрәчәкләр. Үзәк банктан хәбәр итүләренчә, коронавирус пандемиясе шартларында вак акча белән түләү (тимер тәңкәләр), аларны әйләнешкә кайтару проблемасы кискенләшкән, диләр. 2019 елда Русия Банкы кассаларыннан бирелгән тәңкәләрнең гомум күләменнән 63 проценты кире кайтса, 2020 елда тәңкәләрне әйләнешкә кайтару 46 процентка кадәр кимегән. Тәңкәләрне махсус җайланмалар аша җыю күздә тотыла.

Фото:ТАСС
Читайте нас: