+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
25 март 2021, 12:10

Акча тота беләсезме?

Икътисади кризис килеп җиткәч кенә уянабыз шул.

Икътисади кризис килеп җиткәч кенә уянабыз шул.

Доллар тотрыклы булганда безнең халык тыныч кына яши. Ә бәясе арта башлагач инде, ниндидер бер җанлану булып ала. Сумның ныклы валюта булмавын шунда гына аңлап алалар. Менә шуннан, паника туып, халык борчыла башлый, кибетләргә чыгып чаба. Нәтиҗәдә, кирәкмәгән товарлар алып кайталар. Кызганыч, алар сатып алганнан соң ул товарларга бәяләр дә төшеп китә әле.
Аларның беренче хатасы – товарны иртәрәк, вакытында алмавы, икенче хатасы – кризис башлангач кына сатып алуы.
Банклар белән дә шулай.
Ә кибетләр моннан файда гына күрә.
Кеше үз акчасы турында кризис чорында гына уйларга тиеш түгел. Керемнәрен һәм чыгымнарын исәпләп, финанс “мендәре”, ягъни резервын булдыру турында иртәрәк уйларга кирәк.

Фото: ru.depositphotos.com


Читайте нас: