+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
13 февраль 2021, 14:10

Пособие 23 яшькә кадәр түләнә

Ул кемнәргә тиеш?

Ул кемнәргә тиеш?

Русия Хезмәт министрлыгы югары уку йортларында укыган һәм 23 яшьтән кечерәк булган студентлар өчен аларның ата-аналарына социаль түләүләр кертергә мөмкин.

Бу хакта Русия Хезмәт министрлыгының демографик һәм гаилә сәясәте департаменты директоры урынбасары Елена Семенова хәбәр итте. «Югары уку йортларының көндезге бүлегендә укыган 23 яшькә кадәр балалар да гаилә составында каралачак», - дип сөйләде Семенова. Ул билгеләп үткәнчә, Русия Хезмәт министрлыгы балаларга түләүләрне киңәйтү проектын әзерләгән.

Семенова студентларның ата-аналары өчен әлеге түләүләр мөһим дип саный, чөнки югары уку йортларында белем алучылар - ата-ана тәрбиясендә (җилкәсендә).
Билгеләп үтелгәнчә, түләүләрне алу өчен русиялеләргә студент балалар турында документлар җыярга кирәкми. Дәүләт хезмәтләре порталы аша гариза бирү дә җитә.

Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Русиядә социаль түләүләрнең яңа пакеты әзерләнә. Аңа 500 миллиард сумга якын акча тотарга мөмкиннәр. Бөек Ватан сугышы ветераннарына түләүгә 80 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән, дип хәбәр итә "Милли яңалыклар хезмәте".

Фото: pixabay.com
Читайте нас: