+16 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
19 апрель 2021, 10:50

Тавык итенә хак төшә

Бу хакта илнең кошчылар берлеге башлыгы Сергей Лахтюхов хәбәр итте.

Бу хакта илнең кошчылар берлеге башлыгы Сергей Лахтюхов хәбәр итте.

“Русиядә тавык итен җитештерүчеләр бәяләрне киметә башлады. 2021 ел башыннан җитештерүчеләрдә кошчылык продукциясе бәясе артты, әмма март башында хәл үзгәрде", — дип хәбәр итте «Известия»га Сергей Лахтюхин. Ул билгеләп үткәнчә, сәүдә челтәрләрендә продукциягә ихтыяҗ кими башлаган.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында апрель урталарында тавык түшкәсе җитештерүчеләрдә бәяләрнең кими башлавын расладылар, әмма бу ваклап сатуда чагылыш тапмаган әле. Росстат мәгълүматларына караганда, 12 апрельгә тавык итенә бәя, киресенчә, ел башыннан 14,6 процентка арткан һәм 1 килограмм өчен 165,7 сум тәшкил иткән.
Элегрәк «Руспродсоюз» ассоциациясе идарәсе рәисе урынбасары Дмитрий Леонов Русиядә тавык һәм йомырка бәясе үсә, дип белдергән иде. Моның бер сәбәбе - җитештерүчеләрнең табышы бөтенләй юк, шуңа күрә бәяләрне алга таба тоткарлый алмыйлар. Шулай ук Нидерландтан инкубация йомыркаларын кайтару (чикләүләр кош гриппы эпидемиясеннән соң кертелгән) туктатылу сәбәпле, Русиядә тавык итенә кытлык күзәтелә.

Фото:ТАСС
Читайте нас: