+7 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Икътисад
16 апрель 2021, 13:40

Йомыркага янә хак артуы көтелә....

Ни өчен?

Ни өчен?

- Тавык йомыркаларына бәяләр, гадәттәгечә, Пасха алдыннан арта, - дип белдерде Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының эчке сәүдәне үстерү департаменты директоры Никита Кузнецов.

- Бу, гадәттәгечә, бәяләр күтәрелү вакыты. Әмма моны без игътибар белән күзәтеп торабыз, — дигән Кузнецов журналистларга.

Ул шулай ук йомырка бәясенә берьюлы берничә фактор йогынты ясавын билгеләп үтте: кош-корт авырулары аркасында җитештерү кимегән, ә күчмә запаслар формалашмаган.

- Май аенда җитештерү дә артачак, ихтыяҗ кимиячәк, шулай да хәзер Пасха алдыннан бәяләр югары. Арытаба җитештерү күпкә артачак дип вәгъдә итәләр, - дип өстәде департамент башлыгы.

Фото: РИА Новости
Читайте нас: