"Уфа шәһәр округының Октябрьский районындагы Зинино бистәсендә транспорт чишелешен төзү» проекты документациясе игълан ителде. Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт.
Проект 2 этапта каралган: беренче этап-М-5 «Урал» автоюлындагы транспорт чишелешеннән, Мәчет тирәсендәге юл чишелешен дә кертеп, Нагаево шоссесына кадәр юл төзелеше. Автомобиль юлы участогының озынлыгы - 1,85 чакрым, 4 хәрәкәт полосасы.
«Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты кысаларында объектның беренче этабын төзүгә 2021-23 еллар чорына 1 416 684,62 сум күләмендә финанслау лимиты каралган.
Икенче этап: юл, Нагаево шоссесыннан алып, Парк һәм Рощинская урамнары киселешенә кадәр реконструкцияләнәчәк. Автомобиль юлы участогының озынлыгы - 1,78 чакрым, 4 хәрәкәт полосасы.
Фото: m5-ural.ru сайтыннан