Республика йортында Башкортстан Хөкүмәтенең сыйфат өлкәсендә премиясен тапшыру тантанасы булды.
Стәрлетамак, Мәләвез, Салават, Кыйгы, Уфа, Дәүләкән һәм Баймак районнарыннан 12 предприятие бүләк алды.
Тантаналы чара Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов җитәкчелегендә узды. Башкортстан Хөкүмәтенең сыйфат өлкәсендәге премиясен тапшыруда 33 оешма катнашты.
Конкурсны уздыруны Башкортстанның Стратегик тикшеренүләр институтының оештыру-техник ярдәме белән Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгы оештырды.
Беренче урын түбәндәге оешмаларга бирелде:
- «Яңгантау» шифаханәләре акционерлар җәмгыяте;
- «Башкортстан сода компаниясе» акционерлар җәмгыяте;
- «Мәләвез минераль ашламалары» акционерлар җәмгыяте;
- җаваплылыгы чикләнгән «Башдизель» җәмгыяте;
- Уфа шәһәренең 7нче балалар стоматология поликлиникасы.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте