-18 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTikTokINSTAGRAM
Барлык яңалыклар
Фольклориада
9 июль 2021, 11:35

Кыйтгаларны кыйтгаларга бәйләде!

Фольклориада кысаларында Дүртөйле районында үткән чараларда Илдус Тимерханов эстонлы дусты белән күрешү бәхетенә ирешсә, Гюнель Фараджова азәрбайҗан кардәшләре арасында туйганчы милли сусынын басты.5 июльдә Фольклориада кунакларын Дүртөйле районы кабул итте. Ул район елъязмасында һәм кешеләр хәтерендә уелып калырлык киң колачлы чагу чара булды. Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында Дүртөйлегә җиде илдән кунаклар килде.

Кыйтгаларны кыйтгаларга бәйләде!
Фольклориада кысаларында Дүртөйле районында үткән чараларда Илдус Тимерханов эстонлы дусты белән күрешү бәхетенә ирешсә, Гюнель Фараджова азәрбайҗан кардәшләре арасында туйганчы милли сусынын басты.

5 июльдә Фольклориада кунакларын Дүртөйле районы кабул итте. Ул район елъязмасында һәм кешеләр хәтерендә уелып калырлык киң колачлы чагу чара булды. Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында Дүртөйлегә җиде илдән кунаклар килде.

Һиндстан, Парагвай, Чили, Бенин, Эстония, Хорватия, Азәрбайҗаннан иҗат коллективларын район мәдәният сарае янында тантаналы рәвештә каршы алу оештырылды.
Бәйрәм концертын Дүртөйле талантлары ачып җибәрде. “Бәллүр”, “Изге ай” татар, “Шонанпыл” мари, “Рябинушка” урыс фольклор ансамбльләре, “Альянс” үрнәкле бию төркеме, “Сөмбел” халык бию ансамбле һәм башка үзешчән артистларның чыгышы көчле алкышларга күмелде.
Чит ил кунаклары да сынатмады: тамашачы хозурына берсеннән-берсе чагурак, тәэсирлерәк программалар тәкъдим итте.
– Русиядә, Башкортстанда, Дүртөй­ледә без беренче тапкыр, әмма биредә беренче минуттан ук үз кешегә әйләндек: һәркайда ачык йөзле, мөлаем кешеләр каршы алалар. Шулкадәр кунакчылсыз! Рәхмәт! — дип уртаклашты Парагвай вәкилләре. Бу илнең кызлары башларына чүлмәк утыртып биеде. Чүлмәкнең авырлыгы 5 килограмм, ә аларның сыгылмалы гәүдәләре нинди генә хәрәкәтләр ясамый!
Һиндстан делегациясе җитәкчесе Паван Капур да, журналистлар белән бик теләп аралашты. Сәнгать дөньясының үзәге булган Мумбайда Русия тамашачылары бик яраткан Митхун Чакраборти белән дә еш очраша икән. Русиядә ул икенче мәртәбә. Илебезне бик ошатуын, шуңа Фольклориадага да зур шатлык белән килүен әйтте. Күңелле бәйрәм концертында яше-карты төрле халыкларның дәртле көй-моңнарына кушылып биеде, рәхәтләнеп күңел ачты. Чит ил артистларының купшы сәхнә киемнәре, борынгы фольклор элементларыннан тукылган, заман аһәңнәре белән баетылган чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады.
Очраштырды, табыштырды!
“Фольклориада җир шарында яшәүче төрле милләт, халык вәкилләрен берләштерү, туганлаштыру максатына хезмәт итә. Без аны көтеп алдык”, — дип уртаклашты Эстониядән килгән кунаклар. Ә менә аларның берсе Дүртөйледә солдат хезмәтен бер хәрби частьта үткән дустын очратты!
Алар кочаклашып күреште. Райву Юлеманте дистәләрчә еллар узганнан соң армия хезмәтен Приморьеда үткән дусты — билгеле журналист һәм балалар язучысы Илдус Тимерхановны очратуына балаларча сөенде. Илдус Хәмит улы да дулкынлануын яшермәде. Райву урыс телен ярыйсы гына белә икән, һәрхәлдә аның белән сөйләшү өчен тәрҗемәче чакырырга туры килмәде.
— Без Уссурийск шәһәре янында чик буе гаскәрләрендә хезмәт иттек, — дип уртаклашты алар. — Армия хезмәте җиңел булмаса да, ул ике ел күңелебездә яшьлегебезнең иң матур хатирәләренең берсе булып саклана.
Райву Юлеманте — гомерен мәдәният өлкәсенә багышлаган шәхес, хәзер өлкән яшьтә булса да бию сәнгатен ташламый. Ул тәнне генә түгел, җанны да яшь килеш сакларга ярдәм итә, ди.
Илдус Тимерханов үзләре хезмәт иткән полкта СССРның бөтен республикалары вәкилләре булуын да әйтеп үтте.
— Дустым Алексей Старков — якут, Гани Мәхмүт – үзбәк, Физули Алиев — азәрбайҗан, Арсен Мнацканян әрмән иде. Физули армиядән соң урыс кызына өйләнеп, биш бала үстерделәр. Алар белән бүген дә элемтәдә яшим. Урыс хезмәттәшем – Мәскәү егете Василий Исаковка да кунакка барганым бар. Моннан ике ел элек, яшьлегемне эзләп, хәрби хезмәт үткән Приморьега сәяхәткә дә барып кайттым. Анда безнең хәрби часть бетерелгән, казармалар сүтелгән инде. Җимереклекләр өстендә истәлекләргә күмелеп моңсуланып утырдым... Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: Бөтендөнья фольклориадасы кебек чараларның планетабызның төрле тарафларында яшәүче төрле халыкларны, милләтләрне берләштерү юнәлешендә кыйммәте бәяләп бетергесез. Күкләребез һәрчак аяз булсын, бер халык та коралга үрелмәсен, имин тормышта яшәсәк иде! Бергә бул­ганда, бердәм һәм тату яшәгәндә генә дөньялар ямьле.
Туган моңнар
һәркемгә дә кадерле
Фольклориаданың онытылмас мизгелләре йөрәкләрдә якты тәэс­соратлар калдырды. Меңләгән чакрым ераклыкта гомер кичергән якташ­ларның очрашуына да шаһит булырга туры килде.
Дүртөйле шәһәрендә яшәүче Гюнель Фаик кызы Фараджова, Азәрбайҗан делегациясе килүен көтеп алуы, чөнки үзенең тамырлары белән шул гүзәл яктан, булуы турында уртаклашты. Якташлары белән алар үз туган телләрендә рәхәтләнеп сөйләште, бергәләп азәрбайҗан халкының билгеле җырын да башкарды, истәлеккә фотога төште, телефон номерларын алмашты.
— Дүртөйле шәһәрендә гаиләм белән 13 ел гомер кичерәм, — дип бәян итте Гюнель. — Адәм балаларын язмыш йөртә бит. Әмма бу матур шәһәрдә төпләнүебезгә һич үкенмибез, ул беренче күрүдән йөрәгебезне яулады. Биредә яшәүче кешеләр дә яхшы күңелле, ярдәмчел, безне читкә типмәделәр. Гомумән, монда төрле милләт вәкилләре дус һәм тату яши. Моңа сөенеп бетә алмыйбыз.
Гюнель ире Азат белән үз эшләрен ачканнар. Аларның матурлык салонын Дүртөйледә белмәгән, аның хезмәтләреннән файдаланмаган кеше сирәктер.
Азәрбайҗан делегациясе җи­тәкчесе Юсиф Маммадов үз иле хакында сөйләгәндә, Азәрбайҗанда укыту урыс телендә алып барылган мәктәпләрнең бихисап булуын, оныгының да нәкъ менә шуларның берсендә укуын, алар яшәгән Баку шәһәренең һәм туган илләренең көннән-көн күркәм­ләнүен, сәнәгать, икътисад үсеше хакында горурланып бәян итте.
— Мин бию сәнгатендә 44 ел, — диде ул. — Әле дә биим. Безнең “Ритм” бию ансамбле Дүртөйле халкы һәм килгән кунаклар өчен иң дәртле биюләрен башкарачак.
Тән төсе төрле булса да, йөрәкләр бер ритмда
Дүртөйле районының “Ак калфак” оешмасы әгъзаларының Бениннан килгән Фольклориада кунаклары белән сөйләшеп сүзләре бетмәде. Бенин егетләре һәм кызлары да бик аралашучан, ачык йөзле кешеләр булып чыкты. “Ак калфак”лыларның яудырган сорауларына җентекле җаваплар бирделәр, бик теләп истәлеккә фотога төштеләр.
— Сездә эссе генә икән, — диде Коффи Алладе. — Русиядә мин салкынрак дип уйлый идем. Илегез миңа бик ошады. Искиткеч матур табигать кочагында яшисез. Калын урманнар, тирән күлләр, киң болыннар сокланып туймаслык. Табигый байлыклар ягыннан да Русия күп илләрнең борынына чиртә. Ә сезнең иң зур байлыгыгыз — ул, әлбәттә, эшчән, тату халкыгыз! Фольклориадада катнашуыбыз, Русияне, Башкортстанны, Дүртөйлене күрүебез белән без чиксез бәхетле!
Чит ил вәкилләренә Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов истәлекле бүләкләр — сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үз куллары белән ясаган күркәм сувенирлар тапшырды. Аларны, вакыт үтсә дә, Фольклориада кунаклары бу зур чараның истәлеге итеп саклар, сувенирларга карап ерак кыйтгада яшәүче Дүртөйледәге дусларын җылы бер хис белән искә төшерер.

Миләүшә Латыйпова,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Дүртөйле районы.

Фото: М.Латыйпова.

Автор:Миләүшә Латыйпова