Барлык яңалыклар
Фольклориада
10 июль , 22:35

"Тормыш агачы", вакыт капсулалары, түш япмасы һәм ябылу тантанасы

Әлеге минутларда VI Бөтендөнья фольклориадасының ябылу тантанасының официаль өлеше узды.

"Тормыш агачы", вакыт капсулалары, түш япмасы һәм ябылу тантанасы

Әлеге минутларда VI Бөтендөнья фольклориадасының ябылу тантанасының официаль өлеше узды.

Фольклориадада катнашучы илләр вәкилләре "Тормыш агачы"на тасмалар бәйләде.

Сәхнәгә милли секцияләр җитәкчеләре күтәрелде. Дөньяның 37 иле делегациясе вәкилләре VI Бөтендөнья фольклориадасын оештыручылар һәм анда катнашучылар киләчәк буыннарга, шулай ук VII Бөтендөнья Фольклориадасында катнашучыларга юлламага кул куйган иде. Вакыт капсуласы рәвешендәге юлламаларны тапшыру тантанасы узды.

Шулай ук чарада катнашучы 37 илнең тәңкәләре тегелгән башкорт түш бизәге ясалып бетте, В. Д.Поленов исемендәге Дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова соңгы тәңкәне тапшырды һәм аны кул остасы шунда ук тегеп куйды. Түш бизәге Башкортстан Милли музеена тапшырылды.

Республика мәдәният министры Әминә Шәфыйкова тнтанада фольклор фестивальләрен һәм традицион сәнгатьләрне оештыру буенча Халыкара совет (CIOFF) президенты Филипп Боссанга, В.Д.Поленов исемендәге Дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртовага, директор урынбасары, CIOFFF Русия милли секциясенең җаваплы секретаре, CIOFF®️ Бөтендөнья Фольклориаданы әзерләү һәм үткәрү буенча комитет әгъзасы Андрей Беляевка Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Автор: Фәнүз Хәбибуллин.

Фото: Зөһрә Исламова.

Автор:Зөһрә Исламова