Барлык яңалыклар
Фольклориада
13 июль , 21:30

Син онытылмаслык булдың!

Фольклориадада дөньяның 37 иле делегациясе катнашты. Проект 1020 катнашучыны, 70 һөнәрчене җыйды. Уфадагы Фольклориада кысаларында бер әйлән-бәйләндә илләр һәм милләтләр саны буенча ике дөнья рекорды куелды. Дуслык әйлән- бәйләне 57 ил һәм 71 милләт вәкилен кулга-кул тоташтырды. Гомумән, әйлән-бәйләндә 2700дән артык кеше катнашты.

Син онытылмаслык булдың!


“Уфа-Арена”да Фольклориаданы ачу тантанасында 1000 артист катнашты, 500дән артык интеллектуаль яктылык приборлары, 800 квадрат метрлы яктылык диодлы экраннар, махсус ачылу өчен эшләнгән уникаль механизмнар һәм автоматлаштыру системалары, дистәләгән заманча лазер видеопроекторы, тавыш җиһазлары, төтен һәм башка эффектлар файдаланылды.

Чараны ябу тантанасында “Торатау” Конгресс-холлы каршында дөньяның 19 ил вәкилләре чыгыш ясады, алты истребитель катнашлыгында авиашоу узды.
Халыкара форум чараларына 8 көндә Башкортстанга 300 меңнән артык кеше килде. Уфада төп сәхнәдә, 22 районда һәм шәһәрдә Фольклориада вакытында 28 концерт мәйданчыгында 61 концерт күрсәтелде. Форумда катнашучылар республика буйлап концерт программалары белән 10000 километр чамасы ара узды.

4 июльдән 10 июльгә кадәр “Торатау” Конгресс-холлының югары мәйданында һөнәр һәм кәсепләр халыкара күргәзмәсе эшләде. Анда дөньяның 19 иленнән һөнәрчеләр эшләнмәләрен тәкъдим итте. Моннан тыш, Уфадан 39 предприятие, оешма һәм шәхси эшкуар үз сувенир продукциясен күрсәтте.

50 илдә Фольклориада турында материаллар чыкты. Чит ил социаль челтәрләрендә 1,5 меңнән артык пост урнаштырылды. Киңкүләм мәгълүмат чаралары дөньяның 30 илендә, шул исәптән телера­дио­ком­панияләрдә, яңалыклар сайтларында, басма киңкүләм мәгълүмат чараларында Башкортстанда узучы Фольклориада турында сөйләде һәм язды. Барлык ресурсларда туры трансляцияләр миллионнарча карау җыйды.

9 июльдә республика районнарында йомгаклау концертлары узды һәм CIOFF ® VI Бөтендөнья фольклор фестива­лендә катнашучылар Уфага кайтты. Бу көнне фестиваль Благовещен, Белорет, Ишембай шәһәрлә­рендә һәм Илеш районында узды.

Благовещен шәһәре халкына үз мәдәни программаларын Словакия, Панама, Үзбәк­стан, Греция, Боливия һәм Русия делега­цияләре күрсәтте. Фольклориаданы Благовещен районы талантлары “Россияночка” һәм “Уралочка” урыс халык ан­самбльләре, “Потеха” халык уен кораллары оркестры, шулай ук “Солнышко” хореография ансамбле ачты. Алар үзләренең театрлаштырылган тамашасында Башкортстанның күпмилләтле халкының үзенчә­леген, мәдәниятен һәм рухи халәтен күрсәтте.

Районда 40тан артык милләт яши, һәр­кайсының үз мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре. Чит ил кунаклары да моңа инанды. “Айбар” башкорт фольклор, “Искорки” балалар хореография, “Аманат” курайчылар, “Радуга” ба­лалар хореография, “Онгыр-йук” мари фольклор, “Дуслык” татар җыры ансамбль­ләре чыгыш ясады.

Төштән соң концерт чит ил кунаклары чыгышы белән дәвам итте. Аларны Благовещен районы хакимияте башлыгы Олег Голов һәм республика Хөкүмә­те­нең Социаль үсеш департаменты мәдәният, яшьләр сәя-сәте һәм спорт бүлеге мөдире Энҗе Вернигора сәлам­ләде.

VI Бөтендөнья фольклориадасына багышланган концерт­ның йомгаклау өлеше беркемне дә битараф калдырмады. Дуслык әйлән-бәйләнендә чит ил коллективлары башкорт халкы­ның бию хәрәкәтләрен башкарды.

Белорет та бу көнне дөнья күләмендәге ва­кыйганың бер мәйданчыгына әверелде. Шә­һәр халкын һәм аның кунакларын үз илләренең мәдәнияте бе­лән Швейцария, АКШ, Черно­гория, Коста-Рика, Албания, Венгрия, Кыргызстан делега­цияләре таныштырды.

Килгән коллективлар чыгышларына әзер­ләнгән арада делегация җитәкчеләре Белорет районы хакимияте башлыгы Андрей Иванюта, Дәүләт җые­лышы-Корылтай депутаты Эльвира Аеткулова, шулай ук киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашты. Кунаклар рәхәтләнеп хис-кичереш­ләре белән уртаклашты һәм бу көннәрдә күргәннәре турында сөйләде.

Швейцария спортчысы Зоссо Лорин Белоретка иң төп комплименты ясагандыр, мөгаен.
– Мин монда булуыма бик шат һәм бәхетле, – диде ул. – Фольклориада ярдәмендә без­нең Русияне күрү мөмкинлеге туды һәм без моңа бик шатбыз. Башкортстан, аерым алганда, Белорет районын, Швейцария белән чагыштыралар дип ишеттем. Бу, чыннан да, шулай! Га­дәти булмаган бәйрәм өчен рәхмәт!

Дусларча очрашу бүләкләр алмашу белән тәмамланды. Белоретлылар һәр кунакка – курай, танылган Белорет шагыйрәсе Нина Зиминаның шигырь китапбын, шәһәрнең төп истә­лекле урыны – су башнясы макеты һәм тагын бик күп сувенирлар бүләк иттеләр. Артист­лар шулай ук үз илләреннән зур булмаган бүләкләр әзер­ләгән иде. Шул ук вакытта алар Баш­кортстан­ның матурлыгына һәм мәдәния-тенә соклануларын сөй­ләде. Ә Белорет районы хакимияте башлыгы Андрей Ива­нютаның хәзер чып-чын Гавай төймәләре бар.

Җомга автобуслар колоннасы артистлар белән Ишембайга килде. Шәһәрнең “Нефтяник” стадионында шулай ук URBAN-Сабантуй, күргәзмәләр, осталык дәресләре, балалар һәм өлкән­нәр өчен күңелле уеннар, спорт ярышлары узды. Сабантуй Фольк­­лориададан берничә сә­гатькә иртәрәк башланды, шуңа күрә артистлар анда көтеп алынган кунак булды.

Кунаклар һәм тамашачыларны Ишембай районы хакимияте башлыгы Азамат Абдрахманов котлады. Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның котлау сәла-мен республика вице-премьеры, сәламәтлек саклау министры Максим Забелин җиткерде.

Фестиваль Башкортстанда яшәүче халык­ларның фольклор коллективлары чыгышларыннан башланды. Фольклориада кысаларында Ишембай Австрия, Испания, Казахстан, Колумбия, Польша артистларын кабул итте.

– Безнең төркем ике ел элек Русиягә кил­гән иде инде, ләкин монда мин беренче тапкыр, – диде австрияле Мартин Тейпингер. – Сезнең республика бик матур, монда килүемә мин бик бәхетле. Мин аккордеонда уйныйм һәм монда беренче тапкыр курайда уйнап карадым. Аның тавышы онытыл­маслык.

Илеш җирендә Бенин, Эстония, Чили, Һиндстан, Парагвай, Хорватия, Азәрбайҗан иҗади коллективлары делегациясен иртүк каршы алдылар. Бай концерт программасы үзәк мәйдан-да дәвам итте. VI Бөтендөнья фольклориадасында катнашучыларга Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның котлау сәламән мәдәният министры урынбасары Гөлдәр Хәмитова җит­кер­де.

Илеш районы хакимияте башлыгы Илдар Мостафин: “Бу кояшлы июль көнендә Илеш җире халык иҗатын пропагандалауны, милли традицияләрне саклауны төп максат итеп куйган кунакларны каршы алды. Төрле мил­ләтләр, төрле илләр бердәм­леге рухы сәхнәдә генә түгел, аннан читтә дә хакимлек итәр дип ышанам”, – диде үз чыгышында.

Район җитәкчесе чит ил коллективларына район балалар сәнгать мәктәбендә шөгыль­ләнүчеләр тарафыннан әзерлән-гән уникаль сувенирлар тапшырды. Бу – күпмилләтле Башкортстан символлары, ул аларга республика һәм Илеш районы, биредә уздырылган күңелле минутлар турында искә төшерәчәк. Җиде ил вәкилләре җавап итеп үз бүләкләрен тапшырды.

Һәр ил чыгыш ясаучылары чагу милли костюмнар белән бизәлгән концерт программасын әзерләгән иде. Коллективлар тамашачыларны үзләренең традицион мәдәнияте, гореф-гадәт­ләре белән таныштырды. Ә интерактив мәйдан­чыкта балалар өчен осталык дәресләре, Фольклориадада катнашучы илләр күр­гәзмәләре оештырылды. Монда Башкортстан һәм чит ил осталарының кул эшләрен карарга, шулай ук аларны истә­леккә сатып алырга мөмкин булды.

Кичен исә Уфадагы “Торатау” Конгресс-холлы амфитеатрында Палестина, Белоруссия, Румыния, Камерун иҗат коллективлары катнашлыгында концерт программасы күрсәтел­де. Кичәнең хедлайнеры “THE HATTERS” төркеме булды.

Шул ук көнне Башкортстан Милли музеенда “Дөнья халыклары битлекләре” һәм “Дөнья халыкларының уен кораллары” дигән ике халыкара һәм VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында эшләгән “Фольклориада йөрәге” күргәзмәләре үз эшләрен тәмамлады.

10 июль иртәсендә, VI Бө­тен­­дөнья фольклориадасы ️ябыл­ган көнне, киләчәк буыннарга адресланган юлламаларга кул куелды һәм вакыт капсуласына салынды. Шулай ук CIOFF ® ️ һәм Республика халык иҗаты үзәге арасында матди булмаган мәдәни мирасны саклау, тарату һәм киләчәк буыннарга тапшыру максатларында хезмәттәшлек итү ниятләре турындагы беркет­мәгә кул куелды. Тиешле документка CIOFF ® президенты Филипп Бос­сан һәм Башкорт­станның Республика халык иҗа­ты үзәге генеральный директоры Артур Әлибәков кул куйдылар. Дөньяның 37 иленнән делега-цияләр вәкилләре әлеге истә­лекле вакыйгаларның шаһит­лары булды.

Милли делегатлар утырышында CIOFF ® ️VI Бөтендөнья фольклор универсиадасын оеш­ты­ручыларның һәм анда кат­нашу­чыларның киләчәк буыннарга, шулай ук VII Бөтендөнья ️ Фольклориадасында катнашучыларга юлламалар төзелде һәм вакыт капсуласына салынды. Һәр капсулада котлау сүзләре һәм те­ләкләр бар. Моннан тыш, килә­чәк буыннарга юллама белән вакыт капсуласын символлар – тәңкәләр, бизәкләр, артефактлар, музыкаль инструментлар, традицион костюм­нар­ның тукымалары һәм башкалар тулыландырды.

CIOFF ® президенты Филипп Боссан вакыт капсуласына – тәңкә, CIOFFның Русия милли секциясе президенты, В. Д. Поленов исемендәге Русия халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова – традицион урыс матрешкасы, Башкортстанның мә­дә­­ният министры Әминә Шә­фый­­кова истәлекле бизәк салдылар. Капсулага делегат­лар­ның истә­лекле юлламаларын төшерү хокукы CIOFF ® VI Бө­тен­дө­нья фольклориадасын әзерләү һәм үткәрү дирекциясе Башкарма директоры Артур Әлибәковка бирелде. Тантаналы чарада деле­гатларның һәр вәкиленә истәлекле плакеткалар тапшырылды.

Шулай ук, бу иртәдә Салават Юлаев исемендәге мәйданда VI Бөтендөнья фольклориадасында катнашучыларны күмәк фотога төшерү булды.
Фольклориаданы ябу тантанасы Уфаның Салават Юлаев һәйкәле янында “Русские Витязи” пилотаж төрке­менең чарада катнашучыларны һәм кунакларны сәламләвеннән башланды.

“Русские витязи” авиапилотаж төркеменең таң калдырырлык шоуын караганнан соң тамашачылар сәхнә янына җыел­ды. Халыкара фестивальне ябу тантанасының концертын Русия­нең иң борынгы профессиональ халык хоры – М. Е. Пятницкий исемендәге Дәүләт академия урыс халык хоры ачып җибәрде. Ф. Гаскәров исемендәге халык биюләре ансамбле, “Аргымак” төркеме чыгышлары алкышларга күмелде. Аннан соң программада 19 ил (Боливия, Коста-Рика, Колумбия, Хорватия, Эстония, Индонезия, Казахстан, Кыргызстан, Польша, Черногория, Панама, Франция, Мексика, Румыния, Русия, Эквадор, Швейцария, Үзбәк­стан, Парагвай) фольклорчылары чыгыш ясады.

Тантананың рәсми өлешендә Фольклориадада катнашучы илләр вәкилләре “Тормыш агачы”на тасмалар бәйләде. Сәхнә­гә милли секцияләр җитәкче­ләре күтәрелде. Вакыт капсуласы рәвешендәге юлламаларны тапшыру тантанасы узды. Шулай ук чарада катнашучы 37 илнең тәңкәләре тегелгән башкорт түш бизәге ясалып бетте, В. Д.Поленов исемендәге Дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртова соңгы тәңкәне тапшырды һәм аны кул остасы шунда ук тегеп куйды. Түш бизәге Башкортстан Милли музеена тапшырылды.

— Сезнең белән аерылышу бик күңелсез, дуслар, күрәсезме, хәтта күкләр дә елый, — диде Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, киңкүләм чарада барлык катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. — Ләкин, ышанам, без әле кунакчыл Башкортстан җирендә күп тапкырлар очрашырбыз. Бу көн­нәрдә безнең республика зур концерт мәй­данына әверелде. Сезнең чагу чыгыш­лары­гыз безнең йөрәкләрне яулады. Алар — бәясез! Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров исе­меннән сезгә зур рәхмәт белде-рергә рөхсәт итегез!

Мәдәният министры бу көннәрдә халыклар дуслыгының матур үрнәгенең ачык чагылуын билгеләде һәм, һәммәсенә рәх­мәт белдереп, сәламәтлек, тынычлык, иминлек теләде.

Әминә Шәфыйкова тантанада Фольклор фестивальләрен һәм традицион сәнгатьләрне оештыру буенча Халыкара совет (CIOFF) президенты Филипп Боссанга, В. Д. Поленов исемен­дәге Дәүләт халык иҗаты йорты директоры Тамара Пуртовага, директор урынбасары, CIOFF Ру­сия милли секциясенең җа­ваплы секретаре, Бөтендөнья фольклориадасын әзерләү һәм үткәрү буенча комитет әгъзасы Андрей Беляевка Башкорт­станның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантаналы гимн астында Фольклориада әләме төшерел­гәндә күпләрнең күзләрендә яшьләр күренде.
Бәйрәм программасы Эмир Кустурица һәм “The NoSmoking Orchestra” төркеменең чагу чыгышлары белән дәвам итте. Уфадагы Бө­тен­дөнья фольклориадасы лазер тамашасы һәм бәйрәм фейерверкы белән тәмамланды.

 

Автор:Зөһрә Исламова