Барлык яңалыклар
Фольклориада
26 июль , 19:45

Кырмыскалыда фестиваль онытылмаслык булды!

Бөтендөнья фольклориадасы кунакларын биредә икмәк-тоз һәм ачык йөз белән каршы алдылар.Австрия, Словакия, Болгария, Колумбия һәм Пенза өлкәсеннән килгән иҗади коллективлар кырмыскалылылар белән бер сәхнәдә чыгыш ясады.

Кырмыскалыда фестиваль онытылмаслык булды!
Тирә-як моңга, җыр-биюгә күмел­де. Милли киемнәрдәге Фольклориада кунаклары район үзәге урамнары буйлап “Ак күл” мәдәният һәм ял паркына юлланды. Тамашаларның төп өлеше дә нәкъ шунда узды. Мәртәбәле кунаклар – CIOFF фольклор фестивальләре һәм традицион сәнгать оешмаларының Халыкара советы президенты Филипп Боссан, республиканың халык иҗаты үзәге директоры Артур Әлибәков, район хакимияте башлыгы Әлфир Сабиров һәм башкалар иң тәүдә Җиңү паркына кереп, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салды. Филипп Боссан өчен ул аеруча тәэсирлән­дергеч булды. Соңыннан чыгышында да ул уй-хисләре белән уртаклашты.
— Бөек Ватан сугышы яугирләренә багышланган мемориаль комплекста булып, мин Русия һәм Франция арасындагы бәйләнешне бар күңелем белән тойдым. Без азатлык өчен көрәштек һәм бу азатлык безнең белән, — диде ул Фольклориаданы бәйрәм итәргә килгән барлык артистларга рәхмәт сүзләре белдереп.
Артур Айдар улы барлык катнашучыларга изге теләкләре белән Башкортстан Башлыгының сәламләү сүзләрен дә җиткерде.
Кырмыскалы — 30дан артык милләт вәкилләре дус һәм тату яшәгән күркәм районнарның берсе. Әлфир Фәрхәт улы моны кунакларны сәламләгәндә зур горурлык хисе белән ассызыклады һәм мондый дәрәҗәле чарада катнашу, чит ил кунакларын лаеклы кабул итүгә чиксез шат булуын белдерде.
— Без кунакларны каршы алуга ныклап әзерләндек һәм бүген VI Бөтендөнья фольклориадасына зур канәгатьлек хисе белән кушылабыз. Халык рухы йолаларда һәм гореф-гадәтләрдә яши, аларның барысы да фольклорда чагылыш таба. Бүген без башка ил халыкларының мә-дәнияте белән танышу бәхетенә ирештек. Кырмыскалылылар өчен бу онытылмас тамаша булачак, монда җыелучы­ларның һәммәсенең күңелендә бары тик дуслык очкыны кабынып, бәрәкәтле Кырмыскалы җире бары тик уңай тәэссоратлар гына калдырыр дип ышанабыз, — диде район хакимияте башлыгы.
Кунакларны районның иң чагу иҗади коллективлары җыр-биюләре белән каршы алды. Аннары сәхнә түрен Австрия, Словакия, Болгария, Колумбиядән килгән иҗади коллективларның чыгышлары бизәде. Бөтенрусия һәм халыкара, шул исәптән Италия, Греция, Германия, Һинд­стан, Канада һәм башка илләрдә узган фольклор фестивальләре лауреаты — Пенза өлкәсенең “Вензеля” хореографик ансамбле Русиянең бай мәдәни йолаларын тәкъдим итте.
Болгариядән килгән Ивайло Пырванов җитәкчелегендәге “Plamache” (“Ялкын”) фольклор ансамбле белән якыннан танышу мөмкинлеге булды. Урыс телен яхшы белгән коллективның актив әгъзасы Венелина Иванова Русиядә беренче тапкыр булуын һәм искиткеч тәэссо­ратлар кичерүен яшермәде.
— Монда безгә шулкадәр ошады: матур итеп каршы алдылар, кешеләр дә ягымлы, һәрберсенең йөзендә ихлас елмаю. Шуңа яхшы кәеф белән сәхнәдә чыгыш ясадык. Безнең коллектив 14 ел элек барлыкка килде. Бүген анда 4 яшьтән алып 25 яшь­кәчә 150 кеше шөгыльләнә, ә бу чарага 26 кеше килде. Күпләребез чит телләрне үзләштерә, мондый сәфәрләр вакытында аның файдасы аеруча зур. Мин үзем урыс телен мәктәптә өйрәндем, — диде икътисад юнәлеше буенча белем алучы студент.
Кырмыскалы сәхнәсендә алар Бол­гария­нең 6 төбәге биюләрен тәкъдим ит­те. Шунысы үзенчәлекле: һәр бию өчен аерым костюм.
Австриянең “Россекер” халык биюләре коллективының тарихы да бер гасырлык. Алар бу көнне Австрия халыкларының йолалары, җырлары һәм биюләрен чагу тамашада тәкъдим итте.
Словакиянең “Надсенчи” (“Энтузиастлар”) фольклор ансамблен дә яшьләр тәшкил итә. Биредә төрле һөнәр ияләре бар: теш табибы, архитекторлар, икътисадчылар, студентлар. Ләкин аларның барысын да халык иҗатына сөю берләш­терә. Ансамбльнең җитәкчесе Лутсия Мошкова, мәсәлән, сәнгать галереясендә эшли.
— Коллективыбыз 2007 елдан бирле эшләп килә. Анда 18-35 яшьтәге кешеләр шөгыльләнә. Сәхнәдә чыгыш ясаудан тыш, без төрле авыллар буйлап халык фольклорын җыябыз. Иҗат җимешлә­ребезнең бер өлешен сезгә дә алып килдек, — диде Лутсия, Русиягә килү мөмкинлеге бүләк иткән бу чарада катнашуына шатланып.
Колумбиядән 29 кеше килгән иде. “Carmen Lopez” бию төркеме әгъзасы Карлус Арарат үзенең коллективы турында сөйләде. Биредә башлыча барысы да музыкантлар һәм биючеләр икән, шулай ук студентлар да бар. Алар башка һөнәр үзләштерүләренә карамас­тан, музыка белән дә мавыгалар. Мәсәлән, Карлус киләчәктә инженер булачак, ләкин сәнгать өлкәсеннән дә аерылмаячагын белдерде.
Африка һәм Һиндстан халыклары йолаларын үз эченә алган Колумбия мәдәниятен тәкъдим итүче бу коллектив 1968 елдан бирле уңышлы эшләп килә. Аларның үзенчәлекле һәм чагу чыгышын кырмыскалылылар көтеп алды һәм көчле алкышларга күмде.
Шунысын да әйтергә кирәк: Колумбия кунаклары парктагы заманча спорт мәйданчыгын да ошатты. Килү белән алар шунда үтеп, физик әзерлекләрен күрсәтте. Кырмыскалы волонтерлары белән барган ярышта, әлбәттә, дуслык тантана итте.
Колумбия кунакларының мондагы һава торышына да исләре китте.
— Русиядә салкын булыр дип уйлаган идек. Китәр алдыннан җылы киемнәр дә сатып алдык, ләкин берсе дә кирәкмәде: көннәр кояшлы, эссе икән. Кешеләр дә ачык йөзле. Сездә дә Колумбиядәге кебек җылы, — диде Карлус, тәэссоратлары белән уртаклашып.
Районда күпләп яшәүче татар, башкорт, урыс, чуваш, мордва халыкларының гореф-гадәтләре, йолалары һәм көнкү­реше милли ихаталарда тәкъдим ителде. Кунаклар килү белән безнең мәдәният белән танышып чыкты. Аларда оештырылган осталык дәресләрендә дә катнаштылар. Мәсәлән, егетләргә тал чыбыгыннан кәрзин үрү якын булса, кызлар милли киемнәрдәге курчаклар белән кызыксынды, милли уен коралларында уйнап карады һәм, әлбәттә, милли ризыклардан авыз иттеләр.
Шулай ук бу көнне чыгыш ясаган районыбызның үрнәкле “Далан”, “Йолдыз” бию ансамбльләре, мәдәният йортлары каршында эшләп килүче иҗади коллективлар – бәйрәм бизәге булды. Гафури районыннан килгән “Асанай” халык иҗаты коллективы кырмыскалылылар белән кушылып, чагу тамаша күрсәтте. Ансамбль­нең җитәкчесе – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гәүһәр Байбулдина белдерүенчә, бу чарага әзерлек күптән башланган. Башта кырмыскалылылар күрше районга барып репетиция­ләр үткәрсә, соңгы атнада көн саен алар үзләре бирегә килгән.
— Кырмыскалылылар — ихлас, ачык күңелле халык. Кунакчыллык күрсәткән­нәре өчен зур рәхмәт. Моңа кадәр дә аралашып, туганнар кебек яшәдек: без бит табын ыруы вәкилләре, ә бу чара безне тагын да якынайтты, — ди коллектив әгъзалары бертавыштан.
Бу ансамбль 2004 елдан бирле уңышлы эшләп килә, 2009 елда алар “халык” исемен ала. Шул ук вакытта даими рәвештә Башкортстанда гына түгел, аннан читтә оештырылган конкурсларда да катнашып, җиңү яулыйлар. Моңа гаҗәпләнәсе дә юк: милләт дип янып-көеп яшәгән кешеләрне берләш-тергән бу коллективның, һәр әгъзасы җыр-биюгә әвәс булудан тыш, ниндидер уен коралында да уйный. Әйткәндәй, милли уен коралларын ансамбльнең актив әгъзасы Илһам Байбулдин үзе ясый. Бу көнне аларда хәтта чит ил кунаклары да уйнап карый алды.
Чынлап та, бу чара милләтара дуслыкны, татулыкны ныгытуга зур өлеш кертте. Чит илләрдән килгән иҗади коллективлар белән танышу, дуслашудан тыш, күрше районнарны да якынайтты, мөнәсәбәтләрен тагын да җылырак хисләр белән тулыландырды. Шуңа да очрашу, танышу, аралашу шатлыгы, кү­ңелле мизгелләр, онытылмас тәэссорат­лар бүләк иткән бу Фольклориада һәр­кемнең күңелендә озак сакланачак әле.

Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА,
“Кызыл таң”ның үз хәбәрчесе.
Кырмыскалы районы.


Кырмыскалыда фестиваль онытылмаслык булды!
Автор:Эльвира Ямалетдинова