+13 °С
Болытлы
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
29 июнь 2021, 15:36

Фольклориадада республика рекорд куярга әзерләнә

Сүз анда оештырылачак хоровод турында бара.

Уфада үтәчәк Бөтендөнья Фольклориадасында дөнья рекорды куярга уйлыйлар. Сүз Конгресс-холл амфитеатрында оештырылачак иң зур хоровод турында бара. Бу хакта "Россия" медиа үзәгендә үткән матбугат конференциясендә әйтелде.
"Без рекорд куярга әзерләнәбез. Хоровод буенча илләр арасында иң күп катнашучылар бездә булачак. Милләтләр саны буенча да без алдынгы урынга чыгарга планлаштырабыз. Шулай ук милли костюмнар парады булачак. Ә аннары барысы да амфитеатрда әйлән-бәйлән белән тәмамланачак", - дип белдерде республиканың мәдәният министры Әминә Шәфыйкова.
Фото: russian.school-c.ru
Читайте нас: