+1 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
21 Мая 2018, 21:00

“Горурланырлык ул һәм кызлар үстерик!”

Республикада II ата-аналар форумы үтте.Әлеге чарада баланы ничек дөрес тәрбияләргә дигән сораудан башлап, гаилә институтына кагылышлы дәүләт дәрәҗәсендәге мәсьәләләргә кадәр күтәрелде.

Добавить в предпочтительные источники Google
Чара Башкортстан мәгариф министрлыгы, Дәүләт җыелышы-Корылтай, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, “Алдынгы ата-аналар” төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Башкортстанда Бала хокуклары буенча вәкил тарафыннан инде икенче ел рәттән оештырыла.
— Беренче форумнан соң республикада мәгълүмат өлкәсендә, сәламәтлек саклау, балалар һәм үсмерләр арасында сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау, балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү җәһәтеннән җитди адымнар ясалды. Әлбәттә, бу чаралар арытаба да үткәрелергә тиеш, — диде республика Башлыгы Рөстәм Хәмитов.
Форум пленар җыелыш белән башланып китте. Республика Башлыгы тарафыннан дүрт гаилә “Ата-ана батырлыгы” медале белән бүләкләнде. Бу бүләк 2014 елда булдырылган иде.
Мондый медальгә Галия һәм Самат Зәйнуллиннар, Фәүзия һәм Алик Сәмигуллиннар, Галина һәм Александр Чудовлар, Галина һәм Валерий Семеновлар лаек булды.
Форумда шулай ук “Нәтиҗәле хезмәттәшлек” стратегик сессиясе, “Бала хокукы. Балаларның хокукларын ничек якларга?” дигән дискуссия мәйданчыклары эшләде. Аларда бала хокукларын яклау мәсьәләләре һәм укучыларга белем бирү программалары турында фикер алыштылар. Мәгариф программаларын гамәлгә ашыру, сәламәт буын тәрбияләү, интернетта балаларның хәвефсезлеген тәэмин итү, һөнәри юнә-леш бирү буенча тематик секцияләр дә булдырылды.
Иң күп кеше “90 секунд эчендә баланың үз-үзенә ышанычын ничек арттырырга” дип аталган секциядә катнашты.
— Әгәр дә балагызның кеше белән курыкмыйча аралашуын, үз көченә ышануын теләсәгез, ике ай дәвамында көн дә бер минутлык видео яздыруын сорагыз. Анда ул көне ничек үтүен, нәрсәләр эшләвен, бу көнне булган яңалыкларны яздырып, үзе карап чыгарга тиеш. Ике ай буе шушы күнегүне эшләсә, ул кеше белән аралашырга да, яңалыкларын сөйләргә дә читенсенеп тормаячак, — ди белгечләр.
Форумда күргәзмәләр һәм ата-аналар өчен бушлай консультацияләр тәкъдим ителде. Шунысы да мөһим, форум программасына республика һәм федераль дәрәҗәдәге экспертлар һәм белгечләр җәлеп ителде. Монда гаиләләр белән гади кешеләр түгел, ә проблеманы хәл итү юлын күрсәтә белгән психологлар эшләде.
Форумда барлыгы 500ләп ата-ана катнашты. Алар — республиканың төрле шәһәр-районыннан килгән.
— Мин бу форумда беренче тапкыр катнашам. Бик кызыклы һәм үзенчәлекле чара булды. Үзем өчен бала тәрбияләүдә яңа алымнар, психологик күнегүләр үзләштердем. Тормыш иптәшем Владик белән 4 бала тәрбиялибез һәм алар киләчәктә горурланырлык кыз һәм уллар булып үссен дигән теләктә калабыз, — ди Аскын районының 1нче мәктәбе вәкиле Айгөл Хәкимова.
Бу форум — бигрәк тә яшь гаиләләр өчен яхшы мәйданчык. Гаилә төзеп, беренчегә әти-әни булган яшьләр күп очракта баланы ничек дөрес тәрбияләргә, моның өчен нинди шартлар тудырырга кирәклеген һәм башка бик күп үзенчәлекләрне белеп бетерми. Ә бу форумда исә моның асылын аңлаталар, яхшы киңәшләр бирәләр, файдалы тренинглар үткәрәләр.

Энҗе ИБРАҺИМОВА.