Төрле елларда “Мәхәббәт һәм тугрылык” медале белән бүләкләнгән гаиләләр — Иске Балтачтан Рәинә һәм Әхнәф Мазһаровлар, Римма Ильясова һәм Гафурҗан Фәтхуллиннар, Түбән Сикияздан Роза һәм Зәки Мифтаховлар, Көндәшледән Мәгъдия һәм Хәниф Хиҗәповлар, Көнтүгеш авылыннан быел шушы олы бүләккә лаек булган Любина һәм Ким Галиннарны районда танып, ишетеп белмәгән кеше сирәктер.
Күптән түгел генә Балтач җирендә үткән чарага республика “Шәҗәрә” бәйрәме чикләрендә төрле милләт гаиләләре исеменнән район данын яклаган Пукроковлар, Җиһангировлар, Фәтхуллиннар, Гран-при яулаган Хәйдәршиннар гаиләләре “Уңган килен” бәйгесендә икенче урын яулаган Айгөл Габдрахманова һәм аның тормыш иптәше Денис та чакырылган иде.
Район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика бүлеге начальнигы Фиолида Глимҗанова, ЗАГС бүлеге начальнигы Ирина Субушева, төньяк районара “Гаилә” үзәгенең Балтач бүлекчәсе начальнигы Эльмира Гарифуллина, хезмәт ветераны Фларида Субушева кунакларны котлап чыгыш ясады, үзешчән сәнгать осталары алар адресына музыкаль сәламнәр юллады.
Районның җәмәгать тормышында кайнап яшәгән, эштә дә, гаиләләрендә дә матур үрнәк булган урта һәм яшь буын гаиләләр бар районыбызда. Тучыбай авылыннан Эльмира һәм Җәлил Гафуровлар, Иске Балтачтан Ләйсән һәм Алмаз Хиҗәповлар, Ильзида һәм Илдус Әхмәдиевлар — нәкъ шундыйлардан.
Тормыш юлында абынмас, тайпылмас һәм югалып калмас өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? Чарада катнашкан олы буын вәкилләре бу сорауга: “Сабырлык һәм түземлек кирәк”, — дип җаваплады. Үз тәҗрибәләреннән чыгып әйткән җавапны алар башларыннан үткән мисаллар белән дәлилләде.
Каенана белән яшь киленнең бер куыш астында килешеп яшәп китүнең дә үз серләре бар. Яшь, булдыклы Балтач килене Айсылу Җиһангирова аны яхшы үзләштергән.
— Мин гаилә корып бергә яши башлаган беренче көнемнән каенанама “әни” дип дәштем. Иреңне яратасың, хөрмәт итәсең икән, аның әнисен иреңнән дә артыграк хөрмәт итәргә кирәк. Шул чагында барысы да яхшы була, — ди ул.
— Кешедәге тышкы матурлыкка гына карап алданырга кирәкми. Эчке матурлык күпкә өстен, — ди Көнтүгеш авылыннан килгән Ким Галин.
Кунаклар чараны үзләре әзерләп алып килгән музыкаль номерлар белән баетты.
Аида ХӘЙРТДИНОВА.
Балтач районы.