+6 °С
Ясно
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
5 Сентября 2018, 08:50

Елизавета Боярская икенче тапкыр әни булачак

Русия журналистлары язуынча, актриса тиздән декрет ялына китәчәк.

Добавить в предпочтительные источники Google
Михаил Боярскийның 32 яшьлек кызы Елизавета һәм аның 36 яшьлек ире Максим Матвеев янә әти-әни булу бәхетенә ирешәчәк. Октябрьдә Лиза - декрет ялына, ә Матвей иҗади ялга чыгачак.

Санкт-Петербургның Кече драма театры артисты Елизавета Боярская спектакльләрдә генә түгел, экранда чыккан фильмнарда да төп рольләрне башкара. Октябрьдән яшь әни сәхнәне беразга калдырып торачак. Шулай ук, күпләрнең яраткан актеры Максим Матвеев та гаиләләрендәге шатлыклы хәлне ял алып, өйдә каршыларга уйлый.

8 ел бергә яшәүче Лиза белән Максим алты яшьлек уллары Андрейны тәрбиялиләр.