Фойеда балалар сәнгать мәктәбе укучыларының рәсемнәре, балалар иҗат йортында шөгыльләнүчеләрнең һәм районда яшәүче осталарның кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Башкаладан килгән кунаклар да үзәк китапханә хезмәткәре Алсу Гәрәеваның сәйлән белән эшләнгән калфакларын, Рапат урта мәктәбе укытучысы Резеда Ишморатованың шакмаклап чиккән рәсемнәрен һәм балаларның кул эшләрен кызыксынып карады. Балалар приюты тәрбиячесе Регина Мозафарова исә топиарий ясау буенча осталык дәресе күрсәтте. Бәйрәмгә килүчеләрне “Идел” халык инструментлары ансамбле татар халык көйләрен башкарып сәламләде. “Гаилә учагы” фестиваль-конкурсы республика күләмендә үткәрелгән “Шәҗәрә” бәйрәме кысаларындагы “Гаиләм – минем калгәм” бәйгесендә икенче дәрәҗә Дипломга лаек булган, әле күптән түгел “Үрнәк ал” бәйгесендә Башкортстан Хөкүмәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән Гафаровлар гаиләсенең матур чыгышы белән башланды. Иркен, якты залдагы мул сыйлы табыннар янында гаилә кыйммәтләренең асылын яхшы аңлаган күпбалалы, караучысыз калган сабыйларга күңелен ачкан патронат гаиләләргә сокланмау мөмкин түгел. Бәйрәмне алып баручы, “Сәхибҗамал” татар хатын-кызларының Чакмагыш бүлекчәсе җитәкчесе Луиза Ишморатова башкаладан килгән кунаклар – Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасарлары: “Кызыл таң” нәшриятының баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, Альбина Хәлиуллина, Халыклар дуслыгы йортының методик оештыру бүлеге мөдире, якташыбыз Фидрат Ямалетдинов белән таныштырды. Чараны район хакимияте башлыгының кадрлар һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Шакирова ачты. Чыгышында ул һәр гаилә өчен мөһим булган социаль яклау чараларының районда уңышлы тормышка ашырылуын билгеләп үтте, Гаилә елы кысаларында авылларда, район үзәгендә бихисап мәдәни конкурслар, спорт ярышлары, очрашулар оештырылуын һәм анда күркәм гаиләләрнең катнашуын ассызыклады.
– Ялгыз гына бәхетле булу мөмкин түгел, гаилә үзе генә дә шулай ук бәхетле яши алмый. Барыбыз бергә булганда гына бәхеттән һәркемнең йөзе балкып тора, шуңа бергә булыйк, – диде чыгышында Светлана Фларис кызы.
Очрашуның иң күркәм өлеше чарада катнашкан гаиләләр белән танышу булды. Ятим балаларга бар күңел җылысын биреп, үз канаты астына алып тәрбияләгән гаиләләр аеруча сокландыра, горурлык хисләре уята. Бәйрәмдә катнашучы Имәнлекул авылыннан Васиковлар һәм Чакмагыштан Юнысовлар гаиләләре мәрхәмәтлелек, изгелек үрнәге булып торалар. Алар берничә ятим балага тулы тормыш белән яшәү мөмкинлеге бүләк иткәннәр.
Тәрбиягә балалар алган гаиләләрнең хуҗабикәләре Гөлсинә Васикова һәм Альмира Юнысова сабыйлары белән таныштырып, аларның уңышлары турында горурланып сөйләде. Әйе, адәм баласы җир йөзенә бәхетле булу өчен туа, әмма тормыш аны төрле яклап сынаулар алдына да куя. Яңа Каръяуды авылында гомер кичерүче Марат Хәйдәров сөйгәне, тормыш юлдашы Зинфирасын мәңгелеккә югалтканнан соң гаиләне таркатмыйча, балаларын дәүләт карамагына тапшырмыйча ялгызы тәрбияли. Авырлыкларга баш имәгән әти сабыйлары өчен җан атып яши, алар өчен сабырлык үрнәге дә ул, горурлык та. Бәйрәмдә исә улы Денис һәм кызы Эльвираның бергәләп җыр башкаруы олы бүләк булып кабул ителде. Тантанада ятим балаларга әти-әни назы бүләк иткән, игезәк кызлар тәрбияләүче Эльза һәм Фидрат Шәйдуллиннар, күп балалы әти-әни булу бәхетенә ирешкән Алия һәм Ришат Зариповлар, Таңсылу һәм Альберт Фатыйховлар, Ләйсән һәм Данил Кинҗәкәевлар, Рәмилә һәм Рифат Сәлимгәрәевлар, Олеся һәм Юрий Самойловлар, Гүзәлия һәм Борис Галиевларның гаиләләре белән танышу да булды. Залдагы экранда күрсәтелгән фотолар да бу гаиләләрнең көндәлек мәшәкатьләрен бик тулы чагылдырды. Һәр гаиләдә сәнгатькә, спортка мәхәббәт тәрбияләү аерым урын алып тора. Чара барышында да шуклык-шаянлыклары, мәшәкатьләре белән һәркайсы үзенчә яраттырган сабыйларга карап, һәр гаиләнең сөенеч-шатлык белән яшәгәнен аңлыйсың. Конкурс булгач әти-әниләрнең җыр башкарулары, балаларның дәртле биюләре, татар милли киемнәре коллекциясе тәкъдим итү дә һәр гаиләне бергә туплаучы гимн булып яңгырады, аларның бердәмлеген дәлилләде.
Гаиләләр белән танышу исә балалар сәнгать мәктәбенең, мәдәният йортының иҗат коллективлары һәм хезмәткәрләренең чыгышлары белән үрелеп барды. Күркәм чараны йомгаклап Альбина Хәлиуллина, Фидрат Ямалетдинов, Фаил Фәтхетдинов чыгыш ясап, халкыбызның рухи мирасын, гореф-гадәтләрен, гаилә кыйммәтләрен саклау, ныгыту юнәлешендә бихисап эш башкаручы район хакимияте җитәкчелегенә рәхмәтләрен җиткерде. Әлеге максатлы эшнең дәвамлы булуын теләп, бәйрәмдә катнашкан һәр гаиләгә милли-мәдәни оешманың дипломнары һәм бүләкләр тапшырылды. Чарадан һәркем һәр йортта, һәр өйдә нур чәчеп, гаилә учагы дөрләсен, тормышның һич шиңмәс гөлләре – бәхетле балалар гөрләсен дигән уй-теләкләр белән таралышты.
* * *
Уфа районында да “Гаилә учагы” конкурсы Татарстанның Мәдәният министрлыгы биргән грант исәбенә “Гаилә кыйммәтләре” һәм гореф-гадәтләре фестивале кысаларында үтте.
Ул көнне Уфа районы Николаевка авылы мәдәният йортында алма төшәрлек тә урын юк иде. Фойеда район иҗат йорты оештырган киездән эшләнгән әйберләр һәм картиналар күргәзмәсе чагу һәм эчтәлекле булуы белән аерылып торды.
Уфа районы гаиләләрен котларга Дәүләт җыелышы-Корылтайның Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре буенча комитеты рәисе урынбасары, Башкортстан татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Римма Үтәшева, хакимият башлыгы урынбасары Люцина Ризванова, автономия рәисе урынбасарлары Фаил Фәтхетдинов, Альбина Хәлиуллина һ.б. мәртәбәле кунаклар килгән иде.
Беренче булып сәхнәгә Миловка авылында яшәүче өч бала тәрбияләүче Вәлиевлар гаиләсе күтәрелде. Гаилә башлыгы Дамир инженер булып эшли, тормыш иптәше Эльза өйдә балалар тәрбияли. Әлеге гаилә башкаруындагы җыр тамашачыларның күңеленә хуш килде. Николаевка авылыннан Наталья һәм Владимир Ерёминнар, Эльвера һәм Игорь Степаненколар, Казыр авылыннан Гөлназ һәм Руслан Сакаевлар гаиләсендә дә өчәр бала тәрбияләнә.
Дүрт бала тәрбияләп үстерүче Зөлфия һәм Валерий Осинцевлар Кириллово авылында яши. Гаилә башлыгы Валерий Чечня сугышы ветераны, хатыны авылдагы башлангыч мәктәп мөдире. Ике зур уллары – университет һәм колледж студентлары.
Дмитриевка авылыннан Гөлнара һәм Рөстәм Бакиевлар, Людмила һәм Андрей Ильиннар биш балага гомер бүләк итсә, Октябрьскийдан килгән Ригита һәм Анатолий Добриннар алтынчы бәбиләрен көтәләр.
Октябрьский авылыннан дүрт кыз һәм ике малай үстерүче Гүзәл һәм Фәнис Шәрәфетдиновлар гаиләсе тырышлыгы, уңганлыгы белән аерылып тора. Фәнис – журналист, бала карау ялында булган Гүзәл башкаланың 5 нче шифаханәсендә эшли.
Раушания һәм Евгений Соловьевлар гаиләсе ата-ана назыннан мәхрүм калган ике баланы үз тәрбиясенә алган. Марсель һәм Исиданы алар үз балалары кебек тәрбиялиләр, яраталар. Балалар бик күп шөгыльгә ия.
Кичәнең икенче өлешендә районның яшь гаиләләре үзара көч сынашты. Жуково авылыннан Маликовлар милли традицияләргә тугры калучы иҗади гаилә булуларын исбат итте. Маликовлар күп кенә музыкаль инструментларда уйный белүе белән тамашачылар күңелен яулады. Улларының әти-әнисе белән курайда уйнавы, әнисе белән кызының җыр-биюгә әвәслеге сокландырды. Кәлимуллиннар гаиләсе бердәмлектә алдынгылыкны бирмәде, сәхнәгә күтәрелгән өлкән буын вәкилләре дә гаилә чыгышларын бизәде. Ике кечкенә кыз үстерүче Гәрәевлар гаиләсе ихласлыгы, дәртлелеге, тапкырлыгы белән тамашачы күңелен яулады. Зубоводан килгән Әхмәтовлар гаиләсе һәр яктан да үзенчәлекле, кыюлыгы белән җиңеп чыкты һәм Гран-прига ия булды.
Фестивальдә катнашучыларга дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Җыр-моң, биюләр белән үрелеп барган кичәдә Рәфыйк Муллакаев, Ильмир Залиев, Екатерина Ямщикова һәм башкаларның чыгышлары тамашачы күңеленә хуш килде.
Гөлүсә Фәрвәҗева,
Альбина Хәлиуллина.