+12 °С
Яңгыр
Гәзиткә язылуVKOKTelegram
Барлык яңалыклар
Гаилә учагы
2 июль 2019, 16:30

Пар күгәрченнәрдәй яшәгез!

8 июльдә билгеләнүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан республикада төп чаралар Бөре шәһәрендә узачак.

8 июльдә билгеләнүче Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан республикада төп чаралар Бөре шәһәрендә узачак.
Изге Петр һәм Феврония истәлегенә булдырылган бу көн күпмилләтле Башкортстан өчен аерым мәгънәгә ия. Быел ул берничә милләт вәкилләренең гасырлардан килгән дуслыгын саклаучы Бөре төбәгендә киң колач белән оештырыла.
8 июльдә шәһәрнең Изге Троица кафедраль соборы янындагы Октябрь мәйданында 16 сәгатьтә Гаилә фестивале башланачак. Биредә балалар өчен осталык дәресләре, уеннар, карусель, сурәтләр күргәзмәсе эшләячәк. Бөрелеләр һәм шәһәр кунаклары кул осталары эшләре белән таныша, җәядән ук ата, милли эчемлекләрдән авыз итә алачак.
Республика җитәкчесе Радий Хәбиров һәм аның җәмәгате Каринэ Хәбирова бала тәрбияләүдә аерым уңышларга ирешкән гаиләләргә дәүләт бүләге — “Ата-ана батырлыгы” медале тапшырачак. Фестиваль кунаклары озак еллар мәхәббәтле гомер итүче парларга сокланачак, аларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшырылачак. Шунда ук “Ел гаиләсе” Бөтенрусия бәйгесенең төбәк этабында җиңүчеләр билгеләнәчәк.
Фестиваль көннәрендә Бөре шәһәренең Изге Троица соборында Русиядә гаилә һәм никахны саклаучы булып танылган изге Петр һәм Феврониянең сөлдәләре куелачак.
Чарага килүчеләр алдында республиканың иң яхшы башкаручылары, шулай гаилә парлары чыгыш ясаячак. Русия сәнгатендә иң күркәм иҗади пар буларак танылу алган Виктория һәм Антон Макарскийлар исә Бөрегә фестивальнең хедлайнерлары буларак киләчәк.
Әлеге күркәм чара салют белән тәмамланачак.
Читайте нас: