+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
30 июль 2019, 06:35

Мирхәт Гайсин: "Вааааааау уууууу ыыыыыыыы мммммм ааа!!!!"

"Туган тел" каналында ""Татлы тел" тапшыруын алып бараучы Мирхәт Гайсинга ни булган? Телен йотканмы әллә?!

"Туган тел" каналында ""Татлы тел" тапшыруын алып бараучы Мирхәт Гайсинга ни булган? Телен йотканмы әллә?!
Баксаң, аның улы туган! "Җаным, рәхмәт, кызым өчен, ә хәзер улым өчен!!! Вааааааау уууууу ыыыыыыыы мммммм ааа!!!" - дип рәхмәт белдпегән ул хатынына социаль челтәрләр аша.
Аның гаиләсе өчен җан атып торуы күпләргә мәгълүм. "Үзем өчен яшим әле", - дип нәсел дәвам итүне кайгыртмаган ир-егетләр ялгыша, - ди ул. - Соңга калырга да мөмкин!"
Аның шатлыгын шушы көннәрдә өченче улын дөньяга китергән Лилиана Ирназарова да уртаклаша, "Бәбәй туен уртак итәргә дә була. Экономия!" дип сөенә ул.
Исән булсыннар, аталы-аналы - пар канатлы булып үссеннәр сабыйлар!
Читайте нас