+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
13 август 2019, 08:00

Хәния Фәрхинең кияве кызын беренчеләрдән булып кулына алган

Корбан гаете таңында туган кыз баланы күпләр аның кызына бүләге итеп кабул итә.

Корбан гаете таңында туган кыз баланы күпләр аның кызына бүләге итеп кабул итә.
"Корбан гаете көне бүген. Ичкиткеч нурлы булып таң атты. Ике шатлык бергә кушылды, бүгенге көн безнең өчен истәлекле булды. Ходаема мең шөкер! Кояшым, йөрәк парәм, син безнең янда. Барысын да тоясың, күрәсең. Шулай булмаса, син миңа шулкадәр ихлас, чынбарлыкка тап булырлык, барысын да миңа алдан искәртеп төшләремдә өннәрем кебек килмәс идең. Сабыебыз, синең оныгың, Апау... Синең дәвамың булып яшәр, яшьнәр, Аллаһ боерса!", - дип яза җырчының сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина.
Бар бит дөньяда Аллаһуның барлыгын дәлилләп торган шундый могҗизалар. Югыйсә, гает таңында килер идемени дөньяга Хәниянең дәвамы...
Читайте нас