Ул хәләле Эльмира белән ике ул үстерә. Иҗат эшенә икесе дә "башы белән чумган" ата-ана аларга нинди язмыш тели?
Филүс: - Дөресен әйтәм: җырчы булуларын теләп утырмыйм. Ике улым бар минем, бәлки, кайсындадыр талант та булыр, җырлап та китәр. Андый очракта каршы килә алмам.
Бер акыллы кешедән шундый сүз ишеткән идем: «Әти белән әни балаларының киләчәген хәл итәргә тиеш түгел. Бала үз юнәлешен үзе сайларга тиеш ул. Ә әти белән әни ярдәм итәргә генә тиеш». Шуңа күрә, улларымның кайсы гына: «Әти, минем җырчы буласым килә», – дип әйтсә дә, каршы булмаячакмын, ярдәм генә итәчәкмен. Башка һөнәр кешесе булырга теләсә, шул юлдан китәр.
Нинди генә юл сайласалар да халыкка да, үзләренә дә файдага гына икән, мин аларга юл гына күрсәтәчәкмен.
- Бүгенге көн белән яшәргә кирәк. Иң мөһиме - балалар сәламәт булсын, аларга тиешле тәрбия бирелсен. Әлегә безнең барысы да яхшы, шөкер. Иҗат эшләре дә әйбәт бара, киләчәктә тагын да яхшырак булыр, дип уйлыйм.