Һәрберсе алдына берәр чүлмәк салма куялар. Эшләпә шәп ашата шул!
Башкортстанның атказанган артисты, Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры актрисасы Гөлсем Бикбулатова Зилаер районының Мәкъсүт авылында гаиләдә 12нче бала булып дөньяга килгән.
Менә кемдә туганнар күп! Алар барысы да бергә җыелган чакта табыннар гөрләп торадыр. Гаиләнең үзенә генә хас кунак итү йоласы да бар.
- Баҗалар җыелган табынга кунак чакырган баҗа һәр кунакка бериш бүләк әзерли, - ди ул. - Кунаклар пардан киенеп таралыша. Әйтик, эшләпә, түбәтәй... Ешрак салма белән сыйлыйбыз аларны, казы белән...
Фотода салма салынган чүлмәкләр апарууук кына күренә! Сыйлана бәләләр монда.
"Ак болытлар йөзә зәңгәр күктә, их, шуларны тотып аласы..." Юк ла! "Гөлсем җыйган сыйлы табын, их, шуларда утырып аласы!"