+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Гаилә учагы
29 август 2019, 06:57

Ризат Рамазанов Зинирага өйләнмичә тилмерткән

Сәхнәдә бер-берсенә төбәлгән мәхәббәтле карашларыннан нур түгелә. Әмма бер-берсенә илткән юллар урау булган икән...

Сәхнәдә бер-берсенә төбәлгән мәхәббәтле карашларыннан нур түгелә. Әмма бер-берсенә илткән юллар урау булган икән...
Соңгы вакытта эстрадада танылу алган Зинира һәм Ризат Рамазановларның гаиләсе күпләрне сокландыра. Аларның кавышу тарихы турында Зинира болай сөйли:
- Ризат миңа бернәрсә дә вәгъдә итми иде. “Мин сине шашып яратам”, - дигән сүзләр булмады. Тамак төбемдәге төерне, күңелемдәге бушлыкны бүгенгедәй хәтерлим. Кем белгән, бәлки, башка күрешмәбез дә...
Дипломны алгач, әниләр мине алырга килде. Ә ул көнне Ризат Чаллыда туй алып барырга тиеш иде. Казаннан Башкортстанга Чаллы аша кайтасың. Казаннан чыкканда заправкада туктадык. Мин елыйм, Ризат елый. Кочаклаштык. Әни машинадан безгә карап елый. Әле һаман да күз алдымда.
Әти: “Чаллыга кадәр булса да Ризатның машинасына утырып кайт”, - диде. Мин, ике дә уйламыйча, шулай иттем. Шул чакны Ризат: “Әгәр дә хисләрем булса, кайтып алам”, - диде.
Җәй айларында авылда булдым. Бер мәлне Ризат: “Әйдә Казанга кил, тулай торакта яшәп торырбыз. Син эшкә керерсең, мин дә эшләрмен. Бер-беребезне якыннанрак белербез”, - диде. Әлбәттә, әлеге тәкъдимгә әти белән әни каршы булды. Әтигә әйткәч, аның йөзе үк үзгәрде. Балага узып кайтсаң, нишләрбез, тегесе-монысы... Кыскасы, юк. Мин моны Ризатка әйттем. Ризат: “Ярар, никах укытабыз”, - диде дә без өйләнештек, - дигән ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.
Хисләрен сынап кавышканнар, гаиләләре нык булсын иде яшьләрнең!
Читайте нас